29 майда Татарстанның Бөгелмә районында питбайк рулендәге 14 яшьлек кыз һәлак булган. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Фаҗига Иске Исаково авылында, 17:30 сәгать тирәсендә була. Якынча мәгълүматлар буенча, 14 яшьлек йөртүче кыз идарәне югалта һәм ут баганасына килеп бәрелә. Кыз бала имгәнүдән урында ук һәлак була. Аның пассажиры – 13 яшьлек малайның башы имгәнгән һәм баш мие селкенгән – аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Урынга Бөгелмә прокуроры Ришат Шакиров килгән. Күзәтчелек ведомствосы процессуаль тикшерүне контрольдә тота.