news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 13 яшьлек улына мопед сатып алган хатынга штраф салганнар

news_top

2025 елның җәендә Алабугада яшәүче хатын-кыз улына мопед сатып алган. Шул ук вакытта ул яшүсмернең транспорт чарасы белән идарә итү күнекмәләре булмавын, ә җитди авыруы сәбәпле аңа транспорт чаралары белән идарә итүнең тыелганлыгын белгән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, 2026 елның маенда яшүсмер берьяклы хәрәкәт оештырылган урамда каршы як полосага чыккан. Аны күреп алган полиция хезмәткәрләре туктарга кушкач, малай качарга тырышкан. Әмма мопедының тәгәрмәченә зыян килгән, аны тоткарлаганнар.

Соңыннан яшүсмернең әнисенә баланы тормышы өчен куркыныч тудырган гамәлләргә җәлеп итү турында җинаять эше кузгатылган. Хатынны гаепле дип таныганнар һәм штраф салганнар.

«Һәр ата-ана балигъ булмаган баланың мотоцикл, скутер яки квадроцикл белән идарә итүе күңел ачу гына түгел, ә махсус әзерлек, даими контроль һәм иминлек кагыйдәләрен һәрвакыт үтәүне таләп итә торган җитди эш булуын аңларга тиеш», – дип искәртәләр Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар