Татарстанда 13 яшьлек бала кеше сөякләре тапкан
Куркыныч табылдык турыда бала полициягә хәбәр иткән.
Кичә Чаллыда Мәләкәс елгасы ярында 13 яшьлек малай кеше сөякләре тапкан. Сөякләр Сидоровка бистәсендәге йорттан 200 метр ераклыкта булган.
Бу урыннан кием калдыклары белән сөякләрне тикшерүчеләр алган. Якынча мәгълүматлар буенча, бу кеше бер ел чамасы элек үлгән.
Әлеге хәл буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте «Челнинские известия» сайты.