news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 12.00 сәгатькә сайлауга килүчеләр саны 34,5% тәшкил итте

news_top
Татарстанда 12.00 сәгатькә сайлауга килүчеләр саны 34,5% тәшкил итте
Фото: © «Татар-информ»

Бүген 12.00 сәгатькә Татарстанда сайлауга килүчеләр саны бөтен сайлаучыларның 34,5 процентын тәшкил итте. Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналында хәбәр итә.

«Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары нигезендә, 14 сентябрьдә 12:00 сәгатькә Бердәм тавыш бирү көнендә сайлауга килүчеләр саны республикадагы барлык сайлаучыларының гомуми саныннан 34,5 процент тәшкил итә, диелә хәбәрдә.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18 нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауларда 4 кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан, Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар