news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 114 млн сум «акча юган кара банкирлар» төркемен хөкем итәчәкләр

news_top

Татарстанда 114 млн сум «акча юган кара банкирлар» төркемен хөкем итәчәкләр, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнварыннан 2025 елның сентябренә кадәр алар үзләре контролендә булган 9 фирма аша түләүле нигездә законсыз банк операцияләре башкарган. Нәтиҗәдә, алар якынча 114 млн сум күләмендә акчаны законсыз рәвештә алган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм аны судка тапшырганнар. Моннан тыш, гаепләнүчеләрдән законсыз алынган барлык акчаны түләттерергә мөмкиннәр. Аларның гомуми бәясе 200 млн сумлык мөлкәтенә арест салынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар