news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 11 яшьлек малайны үз әнисе имгәтеп ташлаган

Төнге унбер тирәсендә «ашыгыч ярдәм» белән баланы хастаханәгә китергәннәр.

news_top
Татарстанда 11 яшьлек малайны үз әнисе имгәтеп ташлаган

Чаллыда 36 яшьлек хатын 11 яшьлек улын кыйнап ташлаган. Баланы хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

22 октябрьдә кичке унбер тирәсендә Чаллы хастаханәсенә мәктәп укучысын китерәләр. Бала кыйналган була. Табиблар күкрәк читлеге имгәнгән, баланың эчендә травма дип диагноз куйган.

Баланы сораштырганнан соң, аны үз әнисе кыйнаганы ачыклана. 36 яшьлек хатынның шундый вәхшилекне ни сәбәпле кылганы әлегә билгесез. Балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекторлар вакыйганы ачыклау белән шөгыльләнә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар