Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 11 меңгә якын кеше рәшәткә артына озатылган. Тоткыннарны кем саный?

Быелның июлендә Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең махсус хисап бүлекчәсенә йөз ел булды.

news_top_970_100
Татарстанда 11 меңгә якын кеше рәшәткә артына озатылган. Тоткыннарны кем саный?
Соңгы елларда законнарда күп нәрсә үзгәрде. Мәсәлән, сукбайлык, әрәмтамаклык өчен хәзер кешеләрне җәзага тартмыйлар. Шулай да төрмәләр хөкем ителүчеләрне кабул итә һәм иреккә чыгара тора. Бу эшне махсус хисап бүлеге хезмәткәрләре күзәтеп бара. Алар Татарстан колонияләрендә күпме кеше булганын һәм аларның нәрсә өчен утырганын белә.

Махсус хисап бүлегенең өлкән инспекторы Надежда Мякушкина җәзаларны үтәтү системасында 26 ел хезмәт куя, колониядә дә эшләгән. Хәзерге вакытта ул документлар белән шөгыльләнә.

- Хөкем ителүченең иреккә чыгу вакыты җиткәч, махсус хисап бүлеге хезмәткәрләре аны контроль-үткәрү пунктына озатып куя. Алар төрмәдән нәкъ менә шул тоткынның чыгуына ышанырга тиеш. Барлык документлар тикшерелә, кешене фотография буенча чагыштыралар. Иреккә чыгучы кешегә документларын, паспортын бирәләр, - диде үзенең вазифалары турында Надежда Мякушкина.



Әмма иң кызганычы, күп очракта әлеге кешеләр яңадан әйләнеп кайта. Бүген дә җәза срогын үтәүчеләрнең яртысыннан күбрәге өч һәм аннан да күбрәк тапкыр хөкем ителгән. Казанның 2нче төзәтү колониясендә 17 һәм 18 тапкыр хөкем ителгән ике кеше бар. Шулай ук Казанда урнашкан 19нчы колониядә бер тоткын 19 тапкыр җәза срогын үтәп, күптән түгел генә иреккә чыккан. Аның 20нче «юбилей» срогы булу да ихтимал. Чөнки еш кына иректә аларны беркем дә көтми. Андый чакта кабат җинаять кылу һәм колониягә кире кайтуны бердәнбер чара итеп күрәләр.

Татарстанда хөкем ителгән кешеләр төрмәдә уртача биш елдан ун елга кадәр утыра (33 процент). 98 кеше 25 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Хәзерге вакытта 11 меңгә якын кеше рәшәткә артына озатылган. 


«Башка колониягә китәсем килә»

Махсус хисап бүлеге хезмәткәрләре тоткыннардан һәм аларның якыннарыннан килгән шикаятьләр һәм шәхси гаризалар белән дә эшли. Гадәттә, болар иректән мәхрүм ителгәннәрне башка урынга күчерүне сорап язган мөрәҗәгатьләр.

- Хөкем ителүче срогын тулысынча бер генә төзәтү оешмасында узарга тиешлеге закон тарафыннан каралган. Ләкин искәрмәләр дә бар. Мәсәлән, әгәр колониядәге башка кешеләр белән низаг килеп чыкса. Туганнарының теләге буенча гына башка җиргә күчерү закон нигезендә каралмаган, - дип аңлаттылар ведомство хезмәткәрләре.

Хөкем ителүчеләрне колонияләргә озатканда, аларның даими яшәү урынын исәпкә алырга тырышалар. Бу туганнарына алар янына килеп йөрү җайлырак булсын өчен эшләнә.


Чит ил кешеләрен дә хисап бүлеге озата

Иң тәҗрибәле белгечләрнең берсе – Людмила Кораблева ведомствода инде 18 ел эшли. Аның сүзләренчә, элек хөкем ителүчеләр арасында чит ил кешеләре булмаган диярлек. Ә хәзер якын чит ил гражданнарыннан тыш, Франция, Кытай, Германия, Төркия һәм Һиндстан кешеләре дә утыра.

Мондый җинаятьчеләрнең иң хәтердә калганы - француз Франк Анри Антуан Пиксиоли. Аның Россиядәге кыланмышларын күпләр хәтерлидер әле. Ул беркатлы хатын-кызларны алдап, бурычка акча алып, качып киткән. Кайберләренең хәтта аннан балалары да туган. Хәзер ул Питрәч районындагы колониядә җәза срогын үтә һәм күптән түгел ислам динен кабул иткән.

Чит ил кешеләрен иреккә чыгаргач, шунда ук туган илләренә депортациялиләр. Моның белән дә махсус хисап бүлеге шөгыльләнә.

Татарстанда хөкем ителүчеләр, экологик хокук бозулардан тыш, РФ Җинаять кодексы маддәләрендәге барлык җинаятьләр өчен дә утыра. Хөкем ителүчеләрнең яртысы диярлек авыр җинаять кылган. Иң киң таралган маддә – кулга алынганнарның 26 проценты – законсыз рәвештә наркотиклар тарату. Республикада иң сирәк җинаятьләр – кеше абруен түбәнсетү, бердәм дәүләт реестрына дөрес булмаган мәгълүматлар кертү, гражданның паспортын һәм башка мөһим шәхси документларын урлау.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100