news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда «103» хезмәте булдырылды: хәзер ашыгыч ярдәмне ничек чакыртырга?

news_top
Татарстанда «103» хезмәте булдырылды: хәзер ашыгыч ярдәмне ничек чакыртырга?
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Татарстанда ашыгыч ярдәм чакыруның бердәм диспетчерлык хезмәте эшли башлады. Хәзер «103» номеры буенча бөтен шалтыратулар бердәм контакт-үзәккә кабул ителә. Бу хакта республиканың Сәламәтлек министрлыгына сылтама белән «Челнинские изестия» яза.

Әгәр элек шалтыратулар төрле медицина оешмаларына таратылса, хәзер исә система үзәкләштерелгән. Республика тулысынча яңа форматка 2026 елның апрелендә күчте. Республика буенча сәгатенә уртача 300 чакыру кабул ителә.

Хезмәтнең Казанда һәм Чаллыда ике контакт-үзәге бар. Бу өзеклекләр булган очраклар өчен эшләнгән: әгәр бер үзәк сафтан чыкса, икенчесе ярдәмгә килә.

Төп яңалык – «челтәр бригадасы». Хәзер бригадалар билгеле бер районнарга беркетелмәгән: чакыруга якындагы буш машинаны җибәрәләр. Пациентны хастаханәгә илткәннән соң, ул шундук икенче чакыруга чыгып китә, хәтта бу башка район булса да.

Системада шулай ук эшнең бердәм стандартлары да кертелгән: операторларның җавап бирү тизлегеннән башлап, чакыруны эшкәртү вакытына кадәр – бөтен нәрсә автомат рәвештә теркәлеп бара.

Тагын бер мөһим момент: элекке «03» номеры башка эшләми, бары тик «103» номерына гына шалтыратырга кирәк. Шулай ук «112» бердәм номеры кала – ул әгәр берьюлы берничә хезмәтнең ярдәме кирәк булса, уңайлы.

«103» номерына шалтыраткач, чакыруның сәбәбен, адресны, пациент турында белешмәләрне (билгеле булса), контакт телефонын һәм ориентирларны төгәл атарга кирәк. оператор моны раслагач һәм адресны кабатлап әйткәч, чакыру кабул ителгән булып санала.

Ашыгыч ярдәмне экстрен очракларда: имгәнгәндә, кисәк авырып киткәндә, гомергә куркыныч янаганда, бала тапканда, шулай ук бер яше тулмаган балаларга һәм авыр психик халәт булганда чакырырга кирәк.

Ә бик ашыгыч булмаганда, мәсәлән, тән температурасы югары булса, хроник авырулар кискенләшсә яки планлы процедуралар өчен поликлиникага мөрәҗәгать итү яхшырак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар