news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 100 мең акча бирсеннәр өчен, баланы кайда табарга?

Авылда өч ел яшәп, беренче һәм өченче баласын тапкан хатыннарга Татарстанда өстәмә акча бирәләр.

news_top
Татарстанда 100 мең акча бирсеннәр өчен, баланы кайда табарга?

Карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

"Татар-информ" социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләрен җиткерде: "Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә  тапкан хатын-кызлар - 50, өченче баласын 28 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала. Ике очракта да төп шарт булып, хатын-кызның авылда өч ел яшәве тора", - диде министр.

Әлеге категориягә караган хатын-кызлар, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан булса, социаль яклау бүлекчәләренә 6 ай дәвамында мөрәҗәгать итә ала. Гариза 10 көн эчендә карала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар