news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан журналисты вафат

news_top
Татарстан журналисты вафат
Фото: © телеграм-каналдан

Озакка сузылган авырудан соң, 61 яшендә журналист Марина Юдкевич вафат булган. Ул озак вакыт – чирек гасыр диярлек – «Вечерняя Казань»да эшләгән.

«Күп еллар дәвамында газетада сәяси темаларга язган журналистыбыз, озакка сузылган җитди авырудан соң, 15 июньгә каршы төндә Израильдә Реховот шәһәре клиникасында вафат булды… Маринаның язмалары һәрвакыт принципиальлек һәм намуслылык белән аерылып торды», – дип хәбәр итә газета телеграм-каналында.

Марина Юдкевич – журналистлар даирәсендә генә түгел, матбугат укучылар арасында да танылган шәхес.

Соңгы вакытта Марина Юдкевич Израильдә яшәгән, анда җитди авырудан дәваланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар