Татарстан журналистикасы ветераны Ольга Юманькова вафат
Татарстан журналистикасы ветераны Ольга Юманькова вафат
Татарстанның беренче республикакүләм радиосының үз корреспонденты, соңрак Яр Чаллыдагы телевидение хәбәрчесе Ольга Павловна Юманькова 72нче яшендә вафат булды. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Юманькова яңа төзелә башлаган завод һәм шәһәр турында хәбәрләр язды. Озак еллар дәвамында «Камские зори» газетасында баш редактор булып эшләде. Аның бар гомере Яр Чаллы белән бәйле иде. Ольга Юманькова белән таныш булган кешеләр аны оптимист, энергияле һәм хезмәт сөючән кеше булларак белә, диелгән әлеге хәбәрдә.