Татарстан заводының криминаль жанрдагы ролигы таралды: «Шефка дусларыннан бүләк»
Ватсап мессенджерларда криминаль жанрда төшерелгән видео таралды. Видеоны караганда, чәчләр үрә тора: язмада сүгенү сүзләре, кеше үтерү кебек аңлашылган куркыныч күренешләр бар. Ә иң гаҗәбе – видео азагында Лениногорскиның бер заводы турында мәгълүмат бирелә. «Интертат» видео авторын тапты һәм җәмәгатьчелек фикерен барлады.
Ватсапта кешедән-кешегә таралып йөри торган «хәерле иртә», «хәерле кич», «көнегез яхшы үтсен», «җомга көне мөбәрак булсын», «уңышлы эш көне» кебек видеоларга ияләшеп беткән идек. Ә бу юлы сәер видео килеп иреште: аны карагач, сүзсез калдым. Кеше үтерү күренешен чагылдырган видеода Татарстанның танылган заводларның берсе телгә алына һәм алар турында мәгълүмат бирелә.
Бу видео реклама кебек тә кабул ителә. Мессенджерларда таратылганлыктан, аны һәркем – олысы да, кечесе дә карый ала. Димәк, шундый видеоязмалар карап үскән яшь буын үзләренә дә шулай сөйләшергә ярый дип, шулай эшләргә рөхсәт ителә икән дигән нәтиҗә дә ясарга мөмкин.
Завод белән бәйле әлеге ролик җәмгыятьне криминаллаштыруга да тәэсир итәргә мөмкин дип тә аңларга була. 1990 елларда криминаль җәмгыять формалашуын искә алыйк: көпә-көндез бандитлар урамда «разборка»ларга йөрде, урлау, үтерү, төрмәдә утыру кебек күренешләр ят түгел иде. Бу видеда да шундый образлар.
Әйе, телевидениедә дә төрмә культурасы, бандитлык – популяр темаларның берсе. Төрмә тормышы, бандитлык турында күрсәтелгән сериаллар да ир-атлар арасында популяр булып санала. Җәмгыятьтә криминаллашу күренеше жаргон сүзләр кулланып сөйләшүдә, тәнгә наколка, тату ясауда да чагылыш таба. Ләкин ул теманы завод белән бәйләп бирүнең мәгънәсе нидә булды икән?
Шефка бүләк
Видеороликта 3 персонаж катнаша: йокы капчыгында йоклаучы кеше, бер егет һәм аның абыйсы. Ул 2 минут бара.
Сюжет буенча, урман эчендә егетнең абыйсы диванда тәмәке тартып утырып тора. Шулвакыт егет «текә» номерлы машинасында абыйсы янына – урманга килеп туктый. Ул багажнигында йокы капчыгында йоклаучы кешене өстерәп тартып төшерә, абыйсы утырып торган диван янына аны җирдән өстери һәм диванга – абыйсы янына утыра.
Егет абыйсына: «Дела ладить – не х** гладить», – дип әйтә.
Абыйсы аңа: «Тел бистәсе, исеңдә тот: чын уголовник сүгенү сүзләре белән сөйләнеп йөрми, аның өчен үз сөйләме бик тә кадерле. Тартып бар», – дип, йокы капчыгында йоклаган кешегә ымлап күрсәтә. Алар ул кешене тотып алып баралар һәм басмадан елгага ташлыйлар.
Мәетне суга ташлаганнан соң, абзый энесенә: «Син беләсең, Мишка, бу (...) тормышта мин аңлаган бердәнбер мөһим нәрсә – пычракны бук белән юып булмый, – дип әйтә. Алга таба алар сүгенү сүзләре белән басмада аралашуларын дәвам итә. Машинага барып утыралар да, Татарстанның бер заводына юл тоталар. Ролик азагында заводның адресы, телефон номеры күрсәтелә.
Видеоның өзеген генә күрсәтә алабыз.
Бу роликка ачыклык кертер өчен, без заводка шалтыраттык. Безне Альмина исемле завод хезмәткәре белән тоташтырдылар:
– Бу – реклама ролигы түгел. Шефка төзүчеләр көненә дуслары бүләк ясады. Реклама ролигы шушы, – дип, Альмина реклама ролигын җибәрде. Без аннан, завод вәкиле буларак, бу ситуациягә комментарий бирүен сорадык.
– Миңа бүләк ителмәгән бүләккә комментарий бирә алмыйм. Барлык сораулар бүләк алучының ярдәмчесенә яки бүләк алучыга, – диде ул.
Альминадан контактлар сорап яздык, ул безгә: «Ролик азагында күрсәтелгән», – дип кенә әйтте. Роликта нәкъ менә шушы заводның номеры язылган иде. Әлеге завод вәкиленнән башка җавап булмады.
Административ хокук бозулар турындагы кодексның кимендә 2 маддәсе
«Сираҗи сүзе» газетасы баш мөхәррире, язучы, журналист Искәндәр Сираҗи криминаль жанрдагы роликларның һәм җырларның ни өчен популяр булуын аңлатты:
– Ролик бик тә сыйфатлы төшерелгән, монысы өчен «респект» һәм «уважуха». Рәхәтләнеп көлдем. Сәнгати ягына «5»ле билгесе куям. Моны бик талантлы кешеләр эшләгән. Тулаем алганда, бик яхшы башкарылган материал, дип таптым.
Әмма икенче ягы бар. Монда кешене ничек итеп үтерергә һәм утильләштерергә, дигән сорауга җавап бар. Кешене капчыкка салып алып киләләр, суга ыргыталар – бу җинаятьне яшерергә өйрәтү кебек кабул ителә.
Шәхси пространствода норматив булмаган лексика – сүгенү кулланыла, димәк, административ кодексның кимендә 2 маддәсе... Шуңа күрә андый әйберләрне эшләгәндә сак булырга кирәк.
Эшләү юлында цензура булырга тиеш. Әйтик, мәетне ничек итеп яшерүне күрсәтү күренешенә карата. Миңа калса, хәзерге көндә, яңа кануният буенча, бу күренешне күрсәтергә ярамый торган закон бар.
– Ни өчен криминаль жанрда төшерелгән роликлар популяр? Бу – 1990 еллардан калган күренешме?
– Юк, 1990 еллардан калмаган. Тирә-ягыңдагы мохиткә игътибар ит: танышларыңның яртысының туганнары, дуслары, кодалары төрмәдә утырып чыккан. Бу ил – зеклар (суд карары буенча ирегеннән мәхрүм ителгән һәм махсус учреждениедә җәзасын үтәүче кеше) иле. Бу ил – төрмәләр иле. Иң кызыгы – кино караганда да кеше полициягә түгел, җинаятьчегә теләктәшлек күрсәтеп утыра. «Бандитский Петербург», «Бригада», «Братва» кебек фильм һәм сериалларны бик яратып карадылар, һәм алар популяр булды.
Бу илдә шансон җырлар да бик популяр. Аны каян гына, нинди җирдән генә ишетмисең: телевидение, радиода… Ул – җинаятьчел җырлар, жаргон, тел, фильмнар. Анда җинаятьчене матуррак итеп күрсәтәләр. Бу илдә төрмә романтикасы элек-электән үк яши. Шуңа күрә кешеләр ул әйберне җиңелрәк кабул итә.
Бу нәрсәдән килә? Чөнки кешеләр хокук сакчыларыннан гаделлек күрми. Менә минем офиста бер кеше утыра, ул – хокук сакчыларыннан гаделсезлек күргән кеше. Төрмәдә утырып чыккан хокук сакчысы – анысы минем юрист. Һәм мин үзем дә – төрмәдә утырып чыккан кеше.
Күз алдына китер: без – хокук сакчыларыннан гаделлек күрмәгән кешеләр – кайдадыр гаделлек бар дип, кемгәдер ышанырга тиеш бит? Кеше, җинаятьчел дөньяда гаделлек бар, дип ышана. Гаделлекне хакимият органнарында, судта, прокуратурада, полициядә таба алмагач, без аны кайдан эзләргә тиеш булабыз соң? Без аны җинаятьчеләрдән эзлибез, җинаятьчеләрне романтиклаштыра башлыйбыз. Һичьюгы, болар – гадел, болар бернәрсәдән дә курыкмый, дигән ышаныч хисе туа. Аларда романтика, батырлык, дөньяга үзләренең карашлары бар. Менә шул ул якны матуррак күрергә этәрә. Моны үзгәртер өчен, дәүләт үзенең сәясәтен үзгәртергә тиеш: ришвәтчелек бетәргә, хокук саклау органнарына, судларга, прокуратурага ышаныч барлыкка килергә тиеш. Әмма хакимият, полиция органнары, халыкның ышанычы булмасын өчен, үзләре үк барысын да эшли.
Кешеләргә ышану өчен нәрсәдер кирәк. Рәсми якка ышаныч булмаса, рәсми булмаган якка ышанырга кала. Криминаль структуралар – үзләренә күрә көч структуралары. «Әҗәтне кайтармадылар», – дип мөрәҗәгать иткән очракта да, алар хәл итеп бирәләр. Һәм бу – кешедән-кешегә тарала. Шуннан соң кешеләрнең күз алдында бандитлык, криминаль структураларның романтикасы арта, аларга ышаныч туа, – диде Искәндәр Сираҗи.
«Бу – иҗади терроризм, моның өчен җаваплылыкка тартырга кирәк»
Элекке полиция хезмәткәре Зиннур Тимергалиев 90нчы елларда бандитлык чорын искә алды. Чөнки ул аның җанына тигән, канына сеңгән булган…
– Кешенең билгеле бер кысалардан чыгып китәсе килә, шуңа да ул тәртипсезләнү ягын карый. Үзенең гамәлләре өчен җавап бирми торган юлны сайлый. Нәрсә эшләсә дә ярый кебек. Мин МВД (Эчке эшләр министрлыгы) системасында эшләдем, 90нчы елларда эшкә кердем. Бандитларның котырган чагы иде ул. Воровской законны артистлар, язучылар – бөтенесе яшьләргә фәлсәфи итеп, «круто!» дип күрсәттеләр. Бандитлык фәлсәфәсен алга сөреп, «бу – шәп» дип, фильмнар төшерделәр. Яшүсмерләр группировкаларга керде. Аннары бер-берсен кырдылар. Ул вакытта, шуңа алданып, Россия буенча 3 миллион егет урам сугышларында үлде.
Җинаятьчелек 1990 елларга кадәр дә бар иде, билгеле. Тик ул бик сирәк иде. Районда урлау очрагы булса, ул халыкның күңелендә кот чыгарлык вакыйга буларак кабул ителә иде. Кеше үтерү булса, бөтенләй, фаҗига.
Менә мондый роликларда үлгән кешегә төкереп карауларын күрсәтәләр. Кеше үтерү – чүп эш – берни дә тормый кебек күрсәтелә. Шул рәвешле яшьләрне тәрбияләү, аларның вакытсыз үлеменә китерәчәк. Ә бу, үз чиратында, 1990 еллардагы кебек, демографик кризиска китерә.
Бу – иҗади терроризм, моның өчен җаваплылыкка тартырга кирәк. Шушы фәлсәфә буенча ул вакытта хокук сакчыларының җанын алсаң, син – герой идең. Тәртипкә чакырган хокук сакчыларын тыңламаска өндәделәр. Аларны шулай тәрбияләделәр. Бу фәлсәфә яңадан үтеп керә бугай, дигән фикер калды. Моның тамырына хәзер үк балта белән сугарга кирәк.
Хәзер заман үзгәрде: яшьләр өчен спорт, фән, иҗат өлкәсендә шөгыльләнергә шартлар бар, мәйданчыклар күп. Аларны үзләрен генә ташлап калдырмадылар, алар белән эшлиләр. Уңыш күрсәткән яшьләрне күрәләр, аларны үсендерәләр.
Әмма мондый роликларның таралуы бер дә яхшыга түгел. Юкса, без җепнең очын югалтабыз. Яңадан яшь, таза егетләребез бандитлык юлына кереп китәчәк. Җәмгыятьне, Россия халкын киметү өчен эшләнгән эш – демографик терроризмның башы. Без мондый ялгышны кабат эшләргә тиеш түгел. Мин катгый рәвештә моңа каршы, – диде ул.
«Кеше төшергән видеоматериалы, сөйләме өчен җавап тотмый»
Танылган татар блогеры Фәгыйлә Шакирова криминаль жанрдагы роликларның таралу сәбәбе – контроль булмауда, дип саный:
– Соңгы арада җәмгыятьнең деградациясе күзәтелә. Шәхси аккаунтларын алып баручыларның сөйләгән сүзләре, эшләре, гамәлләренә контроль юк. Ярыймы-ярамыймы, шушы гамәлләре белән алар башкаларга да үрнәк күрсәтеп, җәмгыятьне боза. Элек массакүләм мәгълүмат чараларында, телевидение һәм радиода сәнгать советлары материалларны иләк аша чыгарып, бар нәрсәне контрольдә тота иде. Хәзер контроль бетте. Кеше төшергән видеоматериалы, сөйләме өчен җавап тотмый. Яхшысы да, яманы да бар.
Бер уйласаң, бу – дәрәҗәле оешма. Әлеге оешма турында видеоролик төшерәсең икән, шушы оешманың йөзе өчен дә җавап тотасың, дигән сүз. Мондый роликлар таралмасын өчен контроль кирәк. Криминаль жанрдагы ролик төшергәннәр икән, димәк, алар үзләренең оешмасын, җитәкчесен, анда эшләүче хезмәткәрләрне хөрмәт итми. Оятка калалар, – диде Фәгыйлә Шакирова.
«Тиешле тәрбия алмаган балалар «кумирлар» табарга мөмкин»
Психолог Зәйнәп Зөбәерова криминаль роликларның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләде:
– Бүгенге көндә криминаль характерлы видеороликлар интернетта киң таралыш таба. Аларны социаль челтәрләрдә дә, ачык видеохостингларда да еш очратырга мөмкин. Әлбәттә, бу күренешне психологик яктан төрлечә шәрехләргә мөмкин.
Беренчедән, криминаль видеороликлар кеше, бигрәк тә әле формалашып бетмәгән балалар һәм үсмерләр психикасына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Кеше ишеткән, күргән, сизгән, тойган барлык мәгълүмат та аң төпкеленә сеңеп кала. Әгәр дә кешедә тәнкыйть факторы (мәгълүматны аң аша үткәрү, гади итеп әйткәндә, анализлау) шок, стресс, курку аркасында кимегән яки, балаларга килсәк, әле формалашмаган икән, теләсә кайсы мәгълүмат хак итеп кабул ителә һәм хаталы фикерләүгә китерә ала.
Видеодагы геройларның тәртипсез яшәү рәвеше яки начар гадәтләрен күреп үскән балалар тиешле тәрбия алмасалар, әлеге күренешләрне норма итеп кабул итәргә, үз-үзләренең тотышын геройлардан кабатларга, үзләренә виртуаль дөньяда «кумирлар» табарга мөмкин.
Нәкъ шул сәбәпле тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр эчү, криминаль, олылар сценалары булган куркыныч видеороликларны балаларга каратмаска киңәш итәләр. Күп очракта аларга «16+», «18+» кебек яшь чикләүләре куялар һәм «Әлеге видеода тәмәке тарту эпизодлары бар. Тәмәке тарту сәламәтлеккә зыян китерә» яки башка эчтәлектәге дисклеймерлар язалар.
Икенче яктан, кеше криминаль роликларны карап, төрле ихтыяҗын канәгатьләндерергә мөмкин
1. Агрессиясен чыгара ала. Мәсәлән, эштә арып кайта да боевик фильмын карый, анда ут коралы белән атышалар, үтерешәләр, ди. Мондый фильмны караган кешедә адреналин барлыкка килә, һәм хәле җиңеләя.
2. «Корбанның» кайгысын уртаклаша, аның өчен борчыла, шул эмоцияләрне кичерә.
3. Шул хәл аның белән түгел, корбан белән булуы өчен шатлана, чөнки кеше кайгысы – аның кайгысы түгел. Үзенең куркынычсызлыкта булуына шатлана һәм тынычлана.
Шул ук вакытта куркыныч күренешләр кешедә борчылу, курку хисләрен уята ала. Тәэсирле кеше тышкы таянычын югалта, дөньяга ышанудан туктый. Бөтен әйбердән шомлана башлый, кешеләргә бәйләнергә сәбәп эзли. Бу, гомумән, психик тайпылышларга, суицид уйларга һәм тирән депрессиягә бирелүгә китерергә мөмкин.
Сүгенү сүзләренең кеше психикасына тәэсире турында төрле фикерләр бар. Кайбер тикшеренүләр сүгенү куллану һәм сүгенү сүзләре кергән контентны карау/уку агрессияне арттыра, дөньяга карашны начар якка үзгәртә, төшенкелеккә бирелүгә китерә һәм әйләнә-тирәдән тискәре энергияне туплый, дигән нәтиҗәгә килә. Сүгенүне агрессия чыгышы дип кабул итсәк, агрессия белән дөньяда яшәү, дөрестән дә, кешенең борчуын арттыра.
Икенчеләре сүгенү сүзләрен, бигрәк тә рус телендәге сүгенүне каргышка тиңли. Башка тикшеренүләр исә сүгенү аша тиз арада эмоцияләрне чыгарырга һәм «суынырга», стресстан җиңелрәк чыгарга мөмкин, бигрәк тә бу хис-кичерешләрен үз эчендә тота торган ирләргә файдалы, ди.
Һәр балигъ булган кеше үзенең нәрсә карый/укыячагын үзе сайлый һәм нәтиҗәләре өчен үзе җаваплы. Тик, психолог буларак, мине балаларның сүгенү сүзләре, кан, агрессия тулы контентны һәр почмактан күреп үсүләре борчый. Заманадан артта калып булмый, кеше көлсен өчен, халык белән бер дулкында булыр өчен теләсә нәрсә язам/төшерәм дип уйлау, минемчә, җавапсызлык. Аз дигәндә «балаларга күрсәтмәгез», «әлеге контентта начар сценалар бар, без көчләүгә/рәхимсез мөнәсәбәткә каршы» дигән сүзләр кулланырга кирәк, дип саныйм. Авторның нәрсә әйтергә теләвен, нәрсәнең пропаганда булуы, ә нәрсәнең «болай гына, кызык өчен» төшерелүен һәр кеше дә аңламый. Әле ныгымаган, үзенең эчке таянычы булмаган балалар психикасы бигрәк тә, – диде белгеч.