Татарстанның Әлки районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.
Якынча мәгълүматлар буенча, бүген иртән «Базарлы Матак - Болгар» автомобиль юлының 6 чакрымында «Лада Гранта» автомобиле һәм арбалы трактор бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак: ике машинаның да йөртүчеләре һәм җиңел автомобильнең ике пассажиры. «Лада Гранта» автомобиленең тагын бер пассажиры хастаханәгә озатылган.
Фаҗига урынына Әлки районы прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина барган. Процессуаль тикшерү оештырылган, аның барышы һәм нәтиҗәләре прокуратурада контрольгә алынган.