news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан юлында йоклап киткән йөртүче йөк машинасына бәрелгән, әтиле-кызлы 2 кеше һәлак

news_top
Татарстан юлында йоклап киткән йөртүче йөк машинасына бәрелгән, әтиле-кызлы 2 кеше һәлак
Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясе

Бүген Татарстанның Актаныш районында 34 яшьлек машина йөртүче «Лада Vesta» автомобиле руле артында йоклап киткән, каршы як полосага чыккан һәм 58 яшьлек ир-ат йөрткән «Mitsubishi» йөк машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Vesta» автомобиле йөртүчесе һәм 7 яшьлек кыз алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Җиңел машинаның икенче пассажиры, 5 яшьлек кыз, җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли, юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар