news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан юлында фура җиңел машина өстенә ауган, ике кеше үлгән

Ике машина да юл кырыена төшеп киткән.

news_top
Татарстан юлында фура җиңел машина өстенә ауган, ике кеше үлгән
шаһитлар фотосы

Бүген кичке җиденче ярты тирәсендә Алексеевск районының Сахаровка авылы янында трассада коточкыч авария булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бәрелешкәннән соң «Вольво» йөк машинасы һәм «Форд» автомобиле юл кырыена төшеп киткән. Шунда фураның ярымприцебы җиңел машина өстенә ауган. «Форд» йөк машинасы астында калган.

Авария вакытында ике кеше — «Форд» машинасын йөртүче һәм пассажиры һәлак булган.

Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар