Актаныш районындагы трассада 2 аю баласын бәрдереп үтергәннәр. Хайваннар юл кырында ятып калган.
«Алла сакласын. Менә аю баласы. Бәләкәй генә аю баласы», – дип сөйли бу күренешне видеога төшереп алган абзый. Аннары ул читтә ятучы икенче җәнлекне дә күрсәтә. Ул аю баласы канга баткан. «Боларның кайдадыр аналары да бардыр бит», – дип уйлары белән уртаклаша юлчы.