news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан юлларында ике авариядә дүрт кеше һәлак булган

news_top

Татарстанның Чистай һәм Биектау районнарында ике котычкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Ике очракта да автомобильләр каршы як полосага чыккан. Ике авария нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе телеграм-каналында хәбәр ителә.

Чистай районында Nissan Tiida автомобиле йөртүчесе, якынча мәгълүматлар буенча, каршы як полосага чыгып, Nissan Note машинасы белән бәрелешкән. Бәрелү шулкадәр көчле булган, ике автомобиль йөртүчесе дә урында җан биргән.

Фото: t.me/gibddtatarstan

Биектау районында да охшаш фаҗига теркәлгән. «Лада» автомобиле йөртүчесе, якынча мәгълүматлар буенча, каршы як полосага чыккан һәм Cherry машинасы белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә «Лада»ның йөртүчесе һәм бер пассажиры урында ук һәлак булган.

Фото: © t.me/gibddtatarstan

Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар