news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан юлларында бозлавык булуы ихтимал

news_top
Татарстан юлларында бозлавык булуы ихтимал
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан юлларында якын көннәрдә бозлавык көтелә, дип кисәтә белгечләр. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Синоптиклар фаразлавынча, алдагы көннәрдә республика территориясендә яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр көтелә, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы нульдән түбән төшүе ихтимал.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә начар һава шартларында юлларда иминлек кагыйдәләрен искә төшерә:

  • Машиналар арасында дистанцияне арттырырга кирәк.
  • Кискен тормозлаудан сакланыгыз.
  • Каршы як полосага чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелыгыз.
  • Хәрәкәт тизлеге һава һәм юл шартларына туры килергә тиеш.

Автоинспекторлар шулай ук автомобильләрне кышкы шартларга әзерләргә кирәклеген искәртә һәм игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар