3 ноябрь кичендә, 4 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан һәм юлларда бозлавык көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
«Томан, бозлавык көтелә. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин», – диелә хәбәрдә.