Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баланың башын баганага бәрә, хатынын чәнчи». Татарстанда вәхши ирне гомерлеккә утырталар

Казанның Югары судында Руслан Нәҗмиевка хөкем карары чыгарылды. Ир-ат 2 үтерү эпизодында һәм мошенниклыкта гаепләнә.

news_top_970_100
«Баланың башын баганага бәрә, хатынын чәнчи». Татарстанда вәхши ирне гомерлеккә утырталар
Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

«Гаепле дип табарга һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә, махсус режимлы колониягә җибәрергә», – диде судья.

Моннан тыш, үтерелгән Холдееваның өлкән кызы файдасына суд 1 миллион сум күләмендә мораль зыян түләткән. Телефон белән алданган Әхмәдиев файдасына 15 мең сум акча түләткән.

Дәүләт гаепләүчесе сүзләренчә, бәхәсләрдә ул сораган җәзага әлеге хөкем карары тулысынча туры килә.

Руслан Нәҗмиев хөкем карары тулысынча аңлашылуын белдерә, башка бер сүз дә дәшми.

«Без хөкем карарын шикаять итәчәкбез, аның белән килешмибез. Апелляция шикаяте бирәчәкбез», — дип хәбәр итте «Татар-информ»га адвокат Юлия Никулина.

Аның сүзләренчә, Нәҗмиев үз җинаятенә үкенгән, тулысынча гаепле булуын таныган һәм тикшерүгә актив ярдәм иткән.

Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

Исегезгә төшерәбез, Нәҗмиев — Россия гражданы, озак вакыт Казахстанда яши, анда Елена Холдеева белән таныша. Ул вакытта хатынның беренче никахыннан олы кызы була. Елена ир-аттан 12 яшькә зуррак булса да, аларның Руслан белән романтик мөнәсәбәтләре башлана. Берникадәр вакыттан соң Елена балага уза.

Йөкле вакытында ул Нәҗмиев белән талаша һәм аерылыша, шул ук вакытта дуслык мөнәсәбәтләрен саклап кала.

Кызы тугач, Елена үзе аякка басканчы һәм бурычларын хәл иткәнчегә кадәр элекке сөеклесеннән кызын үзенә алып торуын үтенә. Ир ризалаша һәм кызны Нур-Солтан башкаласыннан бүтән шәһәргә – Атбасарга алып китә. Чама белән берәр айдан аны әти булу роле туйдыра.

Тикшерү версиясе буенча, кайсыдыр бер мизгелдә ир-ат 1 айлык кызын алып, бөтен көченә аны башы белән бетон баганага бәрә. Күп санлы авыр җәрәхәтләрдән сабый үлә. Шуннан соң ул аның гәүдәсен пакетка салып, коега ташлый. Елена Холдееваның үзенә дә, олы кызына да, кызчык белән барысы да яхшы, аны гаиләсе карый, дип ялганлый. Шул ук вакытта Руслан элеккеге сөяркәсе һәм аның кызы янына кунакка килеп йөрергә оялмый. Елена Холдееваның олы кызының тикшерүчеләргә әйтүенә караганда, ул аны «папа» дип атаган. Ир-ат аларны бәйрәмнәр белән котлый һәм еш кунак була.

3 ел тирәсе үткәч, Елена Холдеева үзенең барлык проблемаларын хәл итеп бетереп, ир-аттан кызын кире кайтаруны таләп итә. Нәҗмиев аны Атбасарга, баланы үзе килеп алырга чакыра. Хатын аның янына килгәч, ир кеше кызларын үтерүен таный. Нәҗмиев белән Холдеева сугыша башлыйлар, һәм шунда ул элеккеге сөеклесен дә үтерә.

Нәҗмиев хатынга 14 тапкыр пычак белән кадый, 16 тапкыр билгесез каты тупас әйбер белән башына һәм тәненең башка өлешләренә суга. Елена, кызы кебек үк, күп санлы баш мие җәрәхәтләреннән үлә.

Елена Холдееваны үтергәннән соң, Руслан Нәҗмиев чик аша Россиягә кача һәм Казанга юл тота. Татарстанда ул үзенең танышы янына — Питрәч районының бер авылына бара, бергәләп сыра эчәргә теләүчеләрне эзли.

Бу вакыт аралыгында Нәҗмиевның криминаль янчыгы шактый зур суммага алдау эпизоды белән тулылана. Нәҗмиев тәмәке алырга баручы Айрат Әхмәдуллинны очрата. Алар сөйләшеп китәләр, һәм бергә сыра эчәргә кузгалалар. Берникадәр вакыттан соң Нәҗмиев Әхмәдуллиннан шалтыратырга телефон сорап тора һәм кача. Соңрак аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100