Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан Югары суды Энгель Фәттаховны тикшерү изоляторында калдырды

news_top_970_100
Татарстан Югары суды Энгель Фәттаховны тикшерү изоляторында калдырды
Фото: «Татар-информ»

Татарстан Югары суды Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховны тикшерү изоляторында калдырды. Аның адвокаты, чик кую чарасын озайту белән риза булмыйча, шикаять бирергә тырышып карады.

Искәртеп үтәбез: 18 мартта Чаллы шәһәр суды Татарстанның элеккеге вице-премьеры һәм республиканың элеккеге мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның сак астында булуы вакытын озайтты. Барлык якларны да тыңлаганнан соң, суд гаепләүчеләр ягына басты һәм Энгель Фәттаховны 21 майга кадәр сак астында калдырды.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, Татарстанның элеккеге вице-премьеры 2018 елның мартыннан 2020 елның сентябренә кадәр «Спецстрой» фирмасы белән 21,8 миллион сумга шәхси йортын реконструкцияләү турында килешкән.

Моның өчен Фәттахов районда махсус объектлар торгызу өчен подряд килешүләре төзегәндә булышырга вәгъдә иткән. Эштә Актаныштагы «Спецстрой» компаниясе ремонтлаган «Яшьлек» яшьләр үзәге дә катнаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100