Татарстан җырчысы Анзор Нәбиуллин X-Factor Uzbekistan халыкара проектында катнашкан
Татарстан эстрада җырчысы, мюзикллар артисты, Петербург опереттасының элекке чакырылган солисты Анзор Нәбиуллин X-Factor Uzbekistan музыкаль телепроектында катнашкан. Проект Ташкентта төшерелгән.
Беренче этапта артист төрек телендә «Гарәп төне» («Арабская ночь») җырының үзенчәлекле версиясен башкарган һәм жюри әгъзаларының дүртесеннән дә уңай бәя алып, киләсе турга үткән.
Анзор сүзләренчә, Үзбәкстандагы X-Factor проектында катнашу аның күңелендә бик җылы хисләр калдырган. Оештыручылар, башка катнашучылар һәм жюри әгъзалары артистны – барысы да бик ачык булган. Төшерү дустанә мохиттә узган, ә Ташкентка сәфәр үзе үк кызыклы иҗади тәҗрибәгә әверелгән.
«Мин X-Factor проектына җиңү яулау максатыннан түгел, ә иң беренче чиратта катнашу, яңа эмоцияләр алу өчен килдем. Мин инде күп еллар профессиональ рәвештә музыка белән шөгыльләнәм, сәхнәдә чыгыш ясыйм, театр һәм концертларда катнашам. Миңа яңа иҗади мохиткә эләгү, хезмәттәшләр белән танышу, зур халыкара телевизион шоуның атмосферасын тою кызык иде. Һәм мин бу сәфәрдән чын мәгънәсендә канәгатьлек алдым», – ди артист.
Анзор Нәбиуллин проектның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм Үзбәкстанда үзенә карата күрсәтелгән аеруча җылы мөнәсәбәтне билгеләп үтте.
«Мондый зур сәхнәдә Татарстанны тәкъдим итү минем өчен бик дулкынландыргыч та булды. Оештыручыларга, тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына игътибарлары, ихлас һәм дустанә мөнәсәбәтләре өчен рәхмәтлемен. Ташкент минем күңелемдә иң якты хатирәләр белән истә калды», – диде ул.