Татарстан җыелма командасы кул көрәше буенча Россия беренчелегендә 17 медаль яулады
4-6 сентябрьдә Мытищи шәһәрендә «Самооборона» һәм «Поединки» дисциплиналарында кул көрәше буенча Россия беренчелеге узды. Татарстан Республикасының Гамәли кул көрәше Федерациясенең 17 спортчыдан торган җыелма командасы, 17 медаль яулап, бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.
Татарстан Республикасының гомуми медаль зачеты: 3 алтын медаль; 6 көмеш медаль; 8 бронза медаль, диелә хәбәрдә.