Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан йөртүчесе Юрүзән янында һәлакәттә имгәнгән - фото

Татарстан йөртүчесе Юрүзән янында һәлакәттә имгәнгән - фото

news_top_970_100
Татарстан йөртүчесе Юрүзән янында һәлакәттә имгәнгән - фото
30 августта иртәнге 8 дә М5 трассасының 1644 нче километрында Чиләбе өлкәсендәге Юрүзән шәһәре тирәсендә юл һәлакәте булган. Бу турыда “Вести Камаза” сайты хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Иркутск өлкәсеннән килә торган “Freightliner” машинасы юлда куркынычсыз тизлек сайламыйча, Яңа Уренгойдан килә торган “Porsche Cayenne” машинасына яннан бәрелгән. Шуннан соң ул Татарстаннан килүче “МАN” йөк машинасына да килеп кергән.



Бәрелешкәннән соң, бөтен машиналар да юл кырыена төшеп киткән. “Freightliner” машинасы капланып, яна башлаган.

  

Авариянең сәбәпчесе булган машина йөртүче урында ук үлгән. Татарстаннан килүче машинаның кабинасы җитди җимерелгән. Йөртүче төрле травмалар алган, аны хастаханәгә озатканнар. “Porsche Cayenne” машинасында утырган пассажир имгәнгән, диелгән әлеге хәбәрдә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100