Кичә Буа, Спас һәм Алексеевск районнары хуҗалыклары көзге бодайны суктырып карарга кереште. Көзге культураларны күпләп суктыруга өлгерү дәрәҗәсенә карап чыгу планлаштырыла. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстанда быел бөртеклеләр мәйданы 1 млн 276 мең га тәшкил итә, моннан тыш, көзге рапс өлгерү стадиясендә, аның мәйданы быел 16 мең га.
Узган атнада авыл хуҗалыгы оешмаларының ашлык җыю комплексында урып-җыю техникасын комиссия кабул итүләре узды. Ашлык җыю комбайннары, автотранспорт, ындыр табагы хуҗалыклары һәм туңга сөрү агрегатлары эшкә әзер. Комиссияләр Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Теләче, Тукай, Тәтеш районнары хуҗалыкларында урып-җыю комплексының югары әзерлеген билгеләп үттеләр.
Икмәк кабул итү предприятиеләренең матди-техник базасының һәм элеваторларның 2025 елгы уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерлеген тикшерү максатларында, Министрлык һәм «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУ Республика Татарстан белгечләре 16 июньнән 4 июльгә кадәр районнарга чыгачак. Күпчелек предприятиеләрнең әзерлеге югары дәрәҗәдә. Барлыгы 38 элеватор исәпләнә, аларда барысы бергә 2,4 млн.тонна ашлык саклана, диелә хәбәрдә.