Татарстан прокуратурасы Бөгелмә үзәк район хастаханәсен тикшерә. Биредә өлкән яшьтәге пациент хатын-кыз баскычтан үрмәләп менергә мәҗбүр булган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Әлеге хәл төшерелгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. Өлкән яшьтәге әби икенче катка баскычтан үрмәләп менеп бара.
Хастаханәнең матбугат хезмәте әлеге хәл турында «Татар-информ» агентлыгына комментарий биргәннәр.
«Хастаханә лифты көйләү процессы вакытында эшләми башлады. Пациент хатын-кыз каталкада кызы һәм медицина хезмәткәре белән йөреп тикшеренү уза иде. Баскычтан менер алдыннан кисәк кенә аның хәле киткән. Медицина хезмәткәре бу вакытта башка пациентны каршы алган», – дигәннәр хастаханәдә.