Татарстан хәрби комиссариатында электрон повесткаларның кемнәргә җибәрелүен аңлаттылар
Татарстан хәрби комиссариатында электрон повесткаларның «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы закон нигезендә җибәрелүен белдерделәр. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Алар чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтәргә тиешле кешеләргә, шулай ук хезмәт итеп кайтып, запаста булганнарга да килергә мөмкин. Запастагы хәрби хезмәткәрләр категориясенә керүчеләрне хәрби комиссариатларга мәгълүматларны – мисал өчен, эш урыны, яшәү җире, гаилә хәле яисә сәламәтлек торышын – ачыклау һәм чагыштыру өчен чакыралар.
«Электрон повесткалар гражданнарны хәбәр итү өчен кулланыла. Повестка җибәрелгәнлеге турындагы мәгълүмат гомумкулланылыштагы Повесткалар реестрына кертелә. Сәбәпсез килмәгән очракта, 20 көн узгач, «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы закон нигезендә, гражданга карата вакытлыча чикләү чаралары кулланыла», – дип билгеләп үттеләр хәрби комиссариатта.
Татарстан хәрби комиссариатында электрон повесткаларның кәгазь повестка кебек үк юридик көчкә ия булуын искәртәләр.