Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан халкына: «Внимание всем!» сигналы һәм сирена яңгыраганда нишләргә?

МЧС һәркемдә булырга тиешле «хәвеф тартмасы» – «тревожный чемоданчик»та нәрсәләр булырга тиешлеген искәртә.

news_top_970_100
Татарстан халкына: «Внимание всем!» сигналы һәм сирена яңгыраганда нишләргә?

МЧС 1 мартта 10.40 сәгатьтә «Внимание всем!» сигналы һәм сирена белән халыкка мәгълүмат бирү системасы тикшереләчәген хәбәр итте. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгы бу мәгълүматны беренче чиратта балаларга җиткерергә кирәклеген әйтә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

Сигнал радио-телевидениедә, транспортлардагы динамикларда, стационар динамикларда (әйтик, мәчетләрдәге динамикларда да) яңгыраячак. Быел халыкны кисәтү системасын мобиль телефоннар аша – «push-уведомление» аша да тикшерәчәкләр. Телефоннарга нәрсә эшләргә кирәклеге турында инфографика да җибәреләчәк.

Министр урынбасары Радик Гисмятов фикеренчә, һәркемдә паника туарга мөмкин. Беренче чиратта, паникага бирелмәскә, ди Гисмятов. Бу сигналны ишеткәч, радио яки телевидениене кабызырга кирәк. Анда нәрсә эшләргә кирәклеген әйтәчәкләр.

Сирена тавышы шундыйрак булачак:

Өлкәннәр балаларга нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырга тиеш, ди Гисмятов. Күптән түгел генә радиостанциядә фейк сирена яңгырады, һәм шул рәвешчә кайберәүләр паникага бирелгән, ялган мәгълүматны таратуга өлеш керткән.

МЧС вәкиле һәркемнең «хәвеф тартмасы» булырга тиеш, ди. Бу – беренче чиратта кирәкле булган әйберләр тутырылган сумка.

Радик Гисмятов «хәвеф сумкасы»нда булырга тиешле әйберләрне әйтте:

– документларның копиясе;

– кимендә 5 литр су (краннан алынган ярамый);

– аптечка (диареяга каршы дару һичшиксез булырга тиеш);

– дизенфекция ясау өчен спирт;

– шырпы һәм зажигалка (икесенең дә булуы шарт – чөнки шырпыга су тияргә, ә зажигалка салкында кабынмаска мөмкин);

– фонарь (диодлы, батарейкалы), башка киеп куела торганы булса – әйбәт;

– азык-төлек (әйтик, саклану срогы 1 ел булган консервлар);

– икенче комплект кием, шулай ук эчке кием, оекбашлар – ким дигәндә 2 пар;

– юыну әйберләре – сабын (сыек ярамый, агуы бар), шампунь, кырынгыч;

– мөмкинлек булганда – яту урыны, йокы капчыгы, палатка.

Бу – «минималь пакет».

МЧС, сирена системасын тикшерү – ел саен үткәрелә торган гадәти хәл, дип әйтә.

Быел халыкны кисәтү системасын мобиль телефоннар аша – «push-уведомление» аша да тикшерәчәкләр. Телефоннарга нәрсә эшләргә кирәклеге турында инфографика да җибәреләчәк.

Бомбоубежищеларның кайда урнашкан икәнен идарә итүче компания (управляющая компания) хәбәр итәргә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100