Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкына көчле салкыннарда иминлек чаралары турында искәртте. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булырга, балаларга күз-колак булырга, өлкәннәргә, авыру кешеләргә ярдәм күрсәтергә, гадәттән тыш килеп чыкса, 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Искәртеп үтик: синоптиклар Татарстан халкын һава торышы шартлары бик начарлану турында кисәтте. 24 гыйнварда республикада -25...-29 градус, урыны белән -35 градуска кадәр көчле салкыннар көтелә. Казанда һава температурасы -25...-29 градус булачак.