news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан халкына газ җиһазларын файдалануның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр

news_top

Татарстанның газ хезмәтләре халыкка газ приборларыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Газпром трансгаз Казан» белгечләре ассызыклаганча, биналарны даими җилләтү, төзек вентиляция, җиһазларга вакытында хезмәт күрсәтү һәм рөхсәтсез эшләрдән баш тарту – фаҗига булдырмау өчен төп шартлар.

Газ хезмәткәрләре бүлмәләрне җылыту өчен газ плитәләрен файдаланырга, эшли торган приборларны караусыз калдырырга, алар янына балаларны китерергә яки куркынычсызлык автоматикасын сүндерергә ярамый, дип кисәтә.

Газ исе чыкканда кичекмәстән башкарылырга тиешле гамәлләр:

  • газ приборларыннан файдалануны кичекмәстән туктатыгыз;
  • газны сүндерегез;
  • бүлмәне җилләтү өчен тәрәзәләрне һәм форточкаларны ачыгыз;
  • электр приборларын файдаланмагыз;
  • бинадан чыгып китегез;
  • 104 телефоны яки ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры – 112 телефонына шалтыратып, авария хезмәтен чакырыгыз һәм газ хезмәте диспетчеры инструкциясен үтәгез.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар