news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан халкына БПЛА турында мәгълүматны челтәрдә тарату куркынычы хакында искәртәләр

news_top

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия (АТК) көндәлек тормышта, бигрәк тә ялган мәгълүмат актив таралган һәм киберкуркынычлар арткан вакытта, саклык чараларын үтәү мәҗбүрияте турында искә төшерә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Татарстан халкы, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда мәгълүмат һәм яңалыклар белән уртаклашыр алдыннан, аның дөреслеген рәсми сайтларда һәм дәүләт органнары порталларында һичшиксез тикшерергә кирәк булуын истә тотарга тиеш. Фейклар таралу җәмгыятьтә паника тудырырга мөмкин.

Пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) белән бәйле мәгълүматлар белән аеруча игътибарлы булырга кирәк. Соңгы вакытта челтәрдә, имеш, БПЛА очыру нокталары һәм хакимият вәкилләреннән «рәсми» хәбәрләр турында күпсанлы дөрес булмаган мәгълүмат тарала. Мондый мәгълүматны бары тик оешмаларның рәсми сайтларында яки «кайнар элемтә» телефоннары аша тикшерегез.

Республика халкына хисаптан «очраклы» акча алынулар, бурычлар яки счетлар буенча санкцияләнмәгән операцияләр турында интернеттагы шикле хәбәрләр белән сак булырга кирәк. Теләсә нинди мәгълүматны бары тик рәсми оешмаларда – банкларда, идарәче компанияләрдә, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларда һәм башка профильле структураларда гына ачыкларга кирәк.

Шикле сылтамалар буенча күчәргә, тикшерелмәгән чыганаклардан хатлар һәм файллар ачарга яки шикле аккаунтлар белән аралашырга ярамый – алар артында мошенниклар яшеренергә мөмкин.

Әгәр дә сез эш урыныгыз, яшәү урыныгыз, транспорт, энергетика яки сәнәгать объектларының кайда урнашуы белән кызыксынган таныш булмаган кешеләр яки чит ил кешеләре белән аралашасыз икән – бернинди очракта да мондый мәгълүматны бирергә ярамый. Ул хокукка каршы гамәлләр кылуда файдаланылырга мөмкин. Мондый мәгълүматларны социаль челтәрләрдә чыгармагыз, мондый объектлар белән аудио- һәм видеоматериаллар урнаштырмагыз.

Шикле әйберләр табылган яисә ялган мәгълүмат таратылган очракта, Татарстан Республикасы халкы бу хакта хокук саклау органнарына 112 номеры буенча хәбәр итә ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар