Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, төнлә һәм 20 апрельдә иртән Татарстанның көнбатыш районнарында урыны белән томан төшә һәм көчле яңгыр көтелә. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Республика халкына реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре янында ышыкланып тормаска киңәш ителә.
«Урамда һәм юлда йөргәндә сак булыгыз. Балаларга күз-колак булыгыз, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә булышыгыз. Экстрен хезмәтләр телефоны – 112», – диелә министрлык хәбәрендә.