Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматына караганда, дүшәмбе, 20 июльдә, төбәктә алмашынучан-болытлы һава торышы булачак. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Төнлә көнчыгыш районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Иртән һәм төнлә томан төшүе фаразлана. Төньяктан 13 метр тизлектә көчле җил була. Төнлә һава температурасы +12…+17°, көндез +23…+28° градус.
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан турында да кисәтте һәм реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре янында ышыкланмаска, шулай ук юлларда һәм урамнарда сак булырга куша.