news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан халкын алдагы тәүлектә куе томан төшәчәге турында кисәттеләр

news_top

Татарстанда бүген көннең икенче яртысында һәм кич, шулай ук төнлә һәм 21 мартта иртән томан төшәчәк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе иминлек чараларын үтәү турында кисәтә, дип яза «Татар-информ».

Урамда һәм юлларга булганда сак булырга, ә юл аркылы чыкканда җир асты һәм җир өсте кичүләреннән кулланырга кирәк, дип кисәтәләр ведомствода. Йөрәк-кан тамырлары һәм астма авыруларыннан интеккән кешеләргә урамга чыгудан тыелып торырга кирәк.

Җәяүлеләргә урам һәм юллар аркылы чыкканда аеруча игътибарлы булу мөһим.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар