Җәй көне Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе ялга барырга планлаштыра. Кайберәүләр чит илләрдә ял итәргә җыена. Кайсы илләргә визасыз барып була? Бу хакта «Татар-информ» яза.
Татарстан халкы барлыгы 70ләп илгә виза рәсмиләштермичә керә ала. Иң популяр юнәлешләрне карыйк.
Төркия
Бу илдә визасыз 180 көн дәвамында 60 тәүлектән артык калырга ярамый. Әгәр дә турист ялын озайтырга планлаштыра икән, аңа Төркия территориясеннән 1 генә көнгә булса да китәргә, ә аннары яңадан керергә һәм визасыз тагын 30 көн торырга мөмкин.
Мисыр
Биредә Татарстан халкы визасыз 90 көн кала ала.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре
Әмирлекләрдә Татарстан халкы 180 көн дәвамында 90 тәүлек визасыз кала ала.
Әрмәнстан
Кавказ арты республикасына керү өчен, гомумән, виза таләп ителми. Моннан тыш, самолет белән барганда хәтта чит ил паспорты да кирәк булмаячак, РФ гражданины паспорты да җитә. Илгә коры җир юлы белән кергәндә чит ил паспорты мәҗбүри. Ләкин әгәр сез монда 30 көннән артык вакытка тоткарланырга ниятлисез икән, урында теркәлү таләп ителәчәк.
Азәрбайҗан
Азәрбайҗан территориясенә керү өчен виза кирәкми, әмма Татарстаннан баручылар илдә ел дәвамында 90 көннән дә артык булырга хокуклы түгел.
Абхазия
Абхазиягә Татарстан халкы визасыз гына түгел, чит ил паспортсыз да килә ала. Шул ук вакытта республикада 90 көннән артык калырга ярамый. Әгәр дә сәфәр 3 айдан да озаграк планлаштырыла икән, чик буен чит ил паспорты белән үтәргә кирәк. Кергәннән соң виза алу өчен, Абхазия Тышкы эшләр министрлыгының Консуллык департаментына мөрәҗәгать итү сорала.
Таиланд
Татарстан халкы Таиландта визасыз 60 көннән артык була алмый. Шул ук вакытта тагын 30 көнгә озайту мөмкинлеге бар.
Үзбәкстан
Үзбәкстанга бару өчен виза кирәкми, ләкин әгәр турист илдә 15 көннән артык вакытка тукталырга планлаштыра икән, урында теркәлү узарга кирәк.
Белоруссия
Татарстан халкы Белоруссиягә эчке паспорт белән бара ала. Әлеге республикада виза таләп ителми.