Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан халкы июнь аенда авансны гадәттәгедән әзрәк алачак

news_top_970_100
Татарстан халкы июнь аенда авансны гадәттәгедән әзрәк алачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан халкы июнь аенда авансны гадәттәгедән азрак алачак. Бу – ай башында булачак озын ялларга бәйле, дип яза «Татар-информ».

Хезмәткәрләр ала торган аванс һәм хезмәт хакы айда эшләнгән эш көннәре санына карап түләнә. Димәк, аванс 1-15 көннәр аралыгында эшләнгән көннәр өчен, ә калган өлеше хезмәт хакы буларак түләнә.

1-15 июньдә Татарстан халкы бары тик 7 көн генә: 2-5 һәм 9-11 июньдә эшләячәк. Калган 11 эш көне айның икенче яртысына туры килә. Июньнең беренче яртысында Татарстан халкы 1,5 тапкырга азрак эшләячәк, шул сәбәпле аванс та азрак булачак.

Әйтик, Татарстанда яшәүче кеше аена 60 мең сум ала. Май аенда бер эш көне 3333,33 сумга тигез. Июнь аеның беренче яртысында 7 эш көне була. Әгәр оешма хезмәт хакын 50/50 нисбәтендә түләсә, аванс суммасы 23333,33 сум чыга. Әгәр оешмада исәп-хисап 45/55, 40/60 яки 30/70 нисбәтендә булса, аванс тагын да азрак була.

Әмма авансның аз булуы хезмәткәрнең ахыргы кеременә йогынты ясамый, чөнки, закон буенча, ул бәйрәмнәргә бәйле рәвештә үзгәрергә тиеш түгел. Аванс вакытында түләнеп бетмәгән акчаны эш бирүче икенче түләү вакытында компенсацияләячәк, һәм ул гадәттәгедән күбрәк булачак.

Искәртеп үтик, Татарстанда июньдә 2 тапкыр: 6-8 һәм 12-15 көннәрендә озын ял була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100