
Бу – ай башындагы озын ял көннәре белән бәйле: хезмәткәрләрнең аванс һәм хезмәт хакы айда эшләп бетерелгән көннәр санына карап исәпләнә. Димәк, аванс айның 1-15 көннәре өчен түләнә, ә калган өлеше хезмәт хакы рәвешендә түләнә. Бу хакта «Татмедиа» телеграм-каналында яза.
1 майдан 15 майга кадәр татарстанлыларның нибары 7 эш көне булачак, калган 11 эш көне инде айның икенче яртысына туры килә. Башкача әйткәндә, майның беренче яртысында Татарстанда яшәүчеләрнең эш көннәре айның икенче өлешенә караганда 1,5 тапкырга кимрәк булачак. Шул сәбәпле аванс та азрак булачак.
Әмма авансның кечкенә күләме хезмәт хакының гомуми суммасына йогынты ясамаячак, чөнки аның икенче өлеше гадәттәгедән зуррак булачак.