Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан халкы 6 көнлек эш атнасы кертүгә ничек карый?

news_top_970_100
Татарстан халкы 6 көнлек эш атнасы кертүгә ничек карый?
Владимир Васильев, архив

Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге 6 көнлек эш атнасы кертүгә каршы. Әлеге инициатива киң хуплау тапмаган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Эшмәкәрләр ассоциациясе керткән тәкъдимне халык кабул итми. SuperJob сервисы оештырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, Татарстанда эш бирүчеләрнең 8 проценты, гражданнарның 10 проценты гына бу тәкъдимне хуплый.

Ачыкланганча, 6 көнлек эш атнасы кертү өчен күпчелек очракта өлкән буын кешеләре тавыш бирә, 35-44 яшьлек халык исә бу идеягә каршы. Әлеге концепциягә каршы төп аргументлар – хезмәт законнарына, хезмәт физиологиясе турында фәнни белешмәләргә туры килмәү. (Мондый йөкләнешле графикта кешеләрнең эш белән кызыксынуы югала, күрсәткечләр кими.)

Сораштыруда катнашучылар фикеренчә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк, эш көннәре санын түгел. Һәр өченче компаниядә диярлек 4 көнлек эш графигына күчү тәкъдиме яхшырак кабул ителә, диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр «Татар-информ» сайты «Известия» басмасына сылтама белән язганча, санкцияләр һәм бизнеска йөкләнеш арту сәбәпле, Россиядә эш атнасының озынлыгын арттырырга кирәк – «Аванти» бизнес-патриотизмны үстерү буенча эшмәкәрләр ассоциациясе Хезмәт министрлыгына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.

Инициатива авторлары фикеренчә, 6 көнлек эш атнасы Россия икътисадының ныклыгын арттыруга, технологик һәм сәнәгать үсешенә, илнең технологик суверенитетын ныгытуга, ягъни РФ Президенты Владимир Путин куйган бурычларга ирешүгә ярдәм итәчәк.

«Хөкүмәт һәм Үзәк Банкның төгәл гамәлләре нәтиҗәсендә Россия икътисады һәм милли валютасы һөҗүмгә түзеп кенә калмады, ә стресска чыдамлылыгын да күрсәтте. Шуңа да карамастан, хәзерге вакытта безнең финанс-икътисади системаның өстәмә инвестицияләргә ихтыяҗы саклана», – дип билгеләп үтелә Ассоциация мөрәҗәгатендә.

Аннары «Татар-информ» Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина («Бердәм Россия» фракциясе) сүзләрен хәбәр итте. Ул законнар бүген дә гражданнарга тиешле түләү шарты белән өстәмә вакыт эшләргә мөмкинлек бирә, дип белдергән.

«Безнең төп законда – РФ Конституциясендә – атнага 40 эш сәгате билгеләнгән. Ләкин беркем дә гражданнарга эштән тыш эшләүне тыймый. Әлбәттә, өстәмә эш өчен тиешенчә түләнергә тиеш», – дип билгеләп үтте Стенякина. Ул «бу мәсьәләләрнең барысы да хезмәт законнары, эш бирүче һәм хезмәткәрнең хокукый мөнәсәбәтләре яссылыгында» булуын билгеләп үтте.

Аның фикеренчә, атнадагы эш көннәре санын теләсә кайсы якка үзгәртү мәсьәләсендә кискен адымнар ясарга кирәкми. «Мондый чаралар, әгәр алар кабул ителсә, икътисади күрсәткечләргә тәэсир итәчәк», - дип саный депутат. Ул билгеләп үткәнчә, эш көннәренең артуы «кешеләрнең психологик һәм физик сәламәтлегенең начарлануына тәэсир итә ала». «Гомумән алганда, минемчә, инициатива популистик һәм уйланмаган», – дип йомгаклады парламентарий.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100