Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан Хәләл комитеты сертификат биргән предприятие колбасасында дуңгыз ите табылган

news_top_970_100
Татарстан Хәләл комитеты сертификат биргән предприятие колбасасында дуңгыз ите табылган

Свердловск өлкәсендә ясалган «Мусульманская» һәм «Докторская» колбасаларында дуңгыз ите табылган, дип хәбәр итә Россельхознадзор.

Өлкә буенча Россельхознадзор идарәсе Екатеринбург базарындагы ит продукциясен тишергән. Карамышева С.В. һәм «Равис – птицефабрика Сосновская» ширкәтләре ясаган «Хәләл» сертификатлы колбасаларда дуңгыз ДНКсы табылган. Ведомство товарның тышлыгындагы мәгълүматның эстәлегенә туры килмәвен белдергән. Предприятиеләргә кисәтү ясалган – алар кулланучыларга дөрес түгел мәгълүмат бирүдә гаепләнә.

Россельхознадзор, административ җәза бирүне сорап, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә җыена, дип язган РИА Новости.

«Равис» ширкәтенең җитәкчеләре – Ишмаметьев Андрей Александрович, Ролдугин Сергей Николаевич, Шаповалов Евгений Владимирович, Согрин Денис Владимирович, ә ит эшкәртү буенча җаваплы урынбасары – Штейнерт Виктор Иванович. Генераль директорның фамилиясеннән кала, монда мөселманнар эшли, дигән билгеләр юк.

Евгений Шаповалов исә шәрехләүне сораган NEWS.ru журналистына: «Минем бернинди комментарийларым да юк, берни дә ишетмәдем. Бу – ахмаклык», – дип җавап биргән.

«Равис» сайтында 2007 елда ук Татарстан Диния нәзарәтеннән «Хәләл» сертификаты алулары хакында язалар.

Предприятиенең сайтында Татарстан Диния нәзарәте биргән сертификат эленгән.

Татарстан Диния нәзарәте Хәләл комитеты сайтында да бу предприятие – «хәләл» сертификатын алучылар исемлегендә. «Интертат», аңлатма бирүне сорап, Хәләл комитетына мөрәҗәгать итте. Алар бу хәбәрне белүләрен, җавапның соңрак булачагын хәбәр итте.

2016 елда ук мөселманнар бу ширкәттәге ризыкның хәләл булуына шик белдергән булган инде. Анда предприятиенең дуңгыз ите дә җитештерүен, шул сәбәпле төрле ит катышамы-юкмы икәнен ачыклау шикле булуын язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100