Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, хаҗилар яңадан Мина үзәнлегенә кайтты, анда таш ыргытыр өчен Җәмәраткә барды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Үз исеменнән хайван чалыну турында хәбәр алу белән, алар ихрам хәленнән чыга. Хәзер алар тәваф әл-ифада гыйбадәтен үти, Минада тагын 2 көн куначак. Шулай итеп, Татарстан хаҗилары хаҗның төп йолаларын тәмамлады. Кабул булсын!
Хаҗиларның барысы да үзен яхшы хис итә. Алар янында хәзрәтләр һәм Татарстан җитәкчелеге җибәргән табиблар бар. Туган илләренә кайтып китәр алдыннан, алар Кәгъбә тирәли саубуллашу тавафын үтәргә тиеш, диелә хәбәрдә.