Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан вузларында мәҗбүри вакцинация: прививка ясатмаган кешеләрне нәрсә көтә?

Татарстандагы югары уку йортлары хезмәткәрләргә һәм студентларга мәҗбүри вакцина ясату турында бер-бер артлы боерыклар чыгара. Прививка ясатудан баш тарткан кешеләрне нәрсә көтә? Бу хакта «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
Татарстан вузларында мәҗбүри вакцинация: прививка ясатмаган кешеләрне нәрсә көтә?
Салават Камалетдинов

Татарстандагы тагын бер югары уку йорты хезмәткәрләренә һәм студентларга коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация ясатуны кертте. Бу юлы әлеге боерыкны Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов имзалады. Документ нигезендә, вуз хезмәткәрләре һәм студентлары 16 сентябрьгә кадәр вакцина ясатырга тиеш.

«Бөтен Россия вакцинация уза. Бу яңалыкны студентлар ничек кабул иткәндер, әлегә әйтүе авыр, алар каникулда. Хезмәткәрләр оптимистик рухта, прививканы актив ясаталар, вакцина ясатучылар саны инде 50 проценттан артып китте. Студентларның һәм хезмәткәрләрнең 100 проценты да вакцина ясатырга тиеш дигән Роспотребнадзор карары бар», — диде академиянең хезмәт саклау буенча белгече.

Инде 17 сентябрьдә академия массакүләм вакцинация уздыру турында Роспотребнадзор алдында хисап тотарга тиеш булачак. Алга таба прививка ясатмаган кешеләрне вуз бинасына дәресләргә яки эшкә кертмәячәкләр. Агентлык әңгәмәдәше әйткәнчә, студентларны вуздан кумаячаклар, ә прививка ясатканчы дәресләрдән азат итеп торачаклар.  

Алдарак Казан федераль университетында мәҗбүри вакцинация кертелгән иде. Ректор Илшат Гафуров имзалаган боерык нигезендә, университет хезмәткәрләре һәм студентлар мәҗбүри рәвештә коронавирустан вакцина ясатырга тиеш. Алар моны 25 августка кадәр, ягъни яңа уку елы башланганчы эшләргә тиеш.

«КФУ укучыларына һәм хезмәткәрләренә 2021 елның 25 августына кадәр яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең тулы курсын (ковид белән авырган кешеләргә һәм ковидтан вакцинацияне ярты ел элек узган кешеләргә ревакцинация) узу кирәк», — диелә документта.

1 сентябрьдән башлап КФУ биналарына һәм уку корпусларына вакцинация турында QR-кодлы сертификат, яки прививка ясатуга медицина каршылыклары булу турында табиб белешмәсе, соңгы алты ай эчендә ковид белән авыру турында белешмә, яисә КФУга килгәнче 72 сәгать элек ясатылган тискәре ПЦР-тест нәтиҗәләре буенча гына кертәчәкләр.

«Университетта уку елы башланганчы прививка ясатырга кирәклеге турында әйттеләр, юкса дәресләргә кертмәячәкләр. Әлбәттә, студентлар моңа әллә ни шат түгел, ризасызлык белдерүчеләр дә байтак, әмма барысы да вакцина ясата, укырга кирәк бит. Мин дә шушы көннәрдә генә беренчесен ясаттым, чөнки сентябрьгә кадәр белешмә алып өлгерергә кирәк», — дип сөйләде бер студент.

«Казан федераль университеты студентларының яртысы диярлек коронавирустан вакцинация узды яки соңгы ярты ел эчендә авырып, бу авыруга иммунитетлары (4700 кеше) бар», — диделәр университетның матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, вуз укучыларына кисәтү дә ясалган: «Йогышлы авырулар иммунопрофилактикасы» турында Федераль закон буенча гражданинның эпидемик күрсәтмәләр буенча профилактика прививкалары булмаса, аны белем бирү оешмасына кабул итүдән баш тартырга мөмкиннәр. Бу чара массакүләм йогышлы авырулар барлыкка килгәндә гамәлдә була.

Шулай ук, КФУ поликлиникасында даими рәвештә прививка кабинеты эшләячәк. Университет хезмәткәрләренә вакцина ясау өчен вуз территориясендә күчмә прививка кабинетлары оештырылачак.

Университет тулай торакларына кертү режимы да үзгәрәчәк. Коронавируска каршы прививка ясаткан студентлар гына анда яши ала. Тулай торакка керү өчен кирәкле документлар исемлеге белән университет сайтында танышырга була. Кирәкле документлар арасында ковидтан вакцина ясату турында белешмә дә бар. Студент бу документның төп нөсхәсен һәм ике күчермәсен алып килергә тиеш булачак.

Әгәр укучының прививка ясатуга каршы күрсәтмәләре булса, ул тулай торакка керүгә 72 сәгать кала ясатылган ПЦР-тест нәтиҗәләрен яки авырганы турында белешмә алып килергә тиеш булачак.

Чит шәһәрләрдән килгән студентларны тулай торакка гадәти режимда урнаштыру көтелә. Аларның саклану чаралары булырга тиеш.

25 августка кадәр студентларга һәм хезмәткәрләргә вакцинация уздыру турында шундый ук карар А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университеты сайтында да барлыкка килде.

«КНИТУ-КАИ проректорларына, структур бүлекчә җитәкчеләренә һәм КНИТУ-КАИ филиаллары директорларына 2021 елның 25 августына кадәр КНИТУ-КАИдагы 18 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләренең коронавирус инфекциясенә каршы эпидемия күрсәткечләре буенча ике тапкыр вакцинация үткәрүне тәэмин итәргә», — диелә документта.

Вакцина ясатуга каршы күрсәтмәләре булган кешеләргә генә искәрмә ясала. Прививка ясатмаган һәм ковид белән авырмаган хезмәткәрләр дәресләр уздырудан читләштереләчәк.

Моннан тыш, боерык буенча 1 сентябрьдән башлап университетта пропуск режимы үзгәрергә мөмкин.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР буенча Роспотребнадзор карары нигезендә, Татарстандагы хезмәт коллективларында авыручылар ачыкланган очракта, хезмәткәрләр прививка ясатырга тиеш. Ул вакытта әлеге исемлеккә 35 оешма кергән иде.

«Авыру барлыкка килүне туктату, ковид яки башка авыру таралуны булдырмас өчен коллектив вакцинация узарга тиеш. Бу локаль чара һәм ул авыру очраклары булган оешмаларда яки предприятиеләрдә кулланыла», — дип аңлаттылар Татарстан буенча Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100