news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан вожатыйлары Идел буе федераль округы командалары арасында беренче урын алды

news_top

Татарстанда Идел буе федераль округы вожатыйлар командалары бәйгесенең икенче этабы узды. Беренче урынны республиканы тәкъдим иткән «Зеленые каникулы» командасы алды, өченче урынга шулай ук Татарстаннан «Мирасики» командасы чыкты. Бәйгедә Идел буендагы төбәкләрдән барлыгы тугыз команда катнашты. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икенче урынны Ульяновск өлкәсеннән «Черная икра» командасы алды. «Мирасики» командасы шулай ук «Флешмоблар» номинациясендә җиңүче булды.

Бүләкләү тантанасында Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм «Прогресс» балаларны һәрьяклап үстерү үзәге җитәкчесе Елена Писарева катнашты.

«Вожатый — балалар өчен һәр көнне иҗат һәм үсеш мохите тудыручы кеше. Командаларның уңышлары артында педагогик осталык, бергә эшли белү һәм җаваплылык алырга әзер булу тора. Татарстанның Идел буе федераль округы бәйгесендә җиңү вожатыйларыбызның әзерлек дәрәҗәсе югары булуын раслый», — дип белдерде Азат Кадыйров.

«Балалар белән мондый эш һәм вожатыйларның һөнәри бергәлегенә ярдәм итү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына тулысынча туры килә», — дип өстәде министр.

  • Россия илкүләм проектлары — җәмгыять тормышының мөһим өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән зур дәүләт программалары. Алар Россия Президенты Владимир Путин раслаган илкүләм максатларга ирешүдә һәм илнең 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруда төп коралларның берсе булып тора.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар