news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Республика Рәисен сайлауга әзерлекне тикшерә башлады

news_top
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Республика Рәисен сайлауга әзерлекне тикшерә башлады
Фото: Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Сайлаучылар көне кысаларында күчмә чаралар сериясе 22 июльдә республиканың Тәтеш районында башланды. Бу сәфәрләр Бердәм тавыш бирү көненә әзерлекне тикшерү генә түгел, ә сайлауларны оештыручылар һәм территорияләр арасында җанлы аралашу өчен мәйданчык булуга да юнәлдерелгән.

2025 елда Сайлаучы көне беренче булып Тәтеш районында узды. Якын арада бу чараны Лаеш һәм Питрәч районнарында уздыру планлаштырыла.

Фото: © Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев җитәкчелегендә эшче төркем 2593 нче сайлау участогын карады. Азмобильле гражданнар өчен пандуслар булуы, махсус кабинкаларга аеруча игътибар бирелде.

«Сайлаучы көне безгә теге яки бу районның, торак пунктның тавыш бирүгә әзерлеген, безнең участок комиссияләренең ни дәрәҗәдә ышанычлы эшләвен, логистиканың, шартларның һәм мәгълүмат таратуның ничек оештырылганын кәгазьләр буенча гына түгел, ә үз күзләребез белән күрергә мөмкинлек бирә. Без бу сәфәрләрне республикада иң әһәмиятле сайлаулар – Татарстан Рәисен сайлаулар алдыннан уздырабыз», – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Фото: © Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте

Моннан тыш, Тәтештә 4 район – Тәтеш, Апас, Кама Тамагы һәм Кайбыч районнары участок комиссияләре рәисләре һәм сәркатибләре өчен районара семинар да булды. Очрашуда тавыш бирүләрне оештыручыларның һөнәри әзерлеге, эшнең процедура аспектлары һәм тавыш бирү көннәрендә үзара хезмәттәшлек алгоритмнары турында сөйләштеләр.

Моннан тыш, Тәтеш районында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 98 нче күчмә утырышы да узды. Анда, аерым алганда, «ИнформУИК» проектын тормышка ашыру турында фикер алыштылар. Проект кысаларында Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә участок сайлау комиссияләре әгъзалары, популяр җәмәгать киңлекләренә чыгып, тавыш бирүдә катнашу формалары турында сөйләячәк. «ИнформУИК» 1 августта башлана һәм Бердәм тавыш бирү көненә кадәр 1,5 ай дәвам итә.

Искәртеп үтик: Татарстанда 14 сентябрьдә Республика Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлаулар һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар уза. Сайлау участоклары 07:00-20:00 сәгатьләрдә эшләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар