news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан урманнарында аю эзләре табылган

Лаеш районы урманында аю һәм аның баласының эзләрен фотога төшергәннәр.

news_top
Татарстан урманнарында аю эзләре табылган
https://www.instagram.com/gkbiort/

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстан урманнарында аюлар булу турында кисәтә. Бу турыда комитетның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Татарстан урманнарында аюлар бармы? Бар», диелә бу хәбәрдә.

Комитет хезмәткәрләре Лаеш районы урманында аю һәм аның баласы йөрүен теркәгән. Җәнлекләрнең үзләрен фотога төшерә алмаганнар, ә эзләрен фотога төшереп, инстаграмга куйганнар.

Социаль челтәр кулланучылар аюларның кайсы урманда булуын сораштыра. «Кайсы җиргә бармый торырга?» — дип язалар.

Бер инстачы шуңа җавап биргән. «Алар бер урында тормый, гел йөриләр. Бар җирдә да бар дип санарга була. Бер аюның яшәү территориясе 70-140 кв.км», — дип яза ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар