Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан турында дистәләрчә фильм төшергән Риоритта Рубцова вафат

Риоритта Рубцова гомеренең күпчелек өлешен Казан телевидение студиясенә багышлаган.

news_top_970_100
Татарстан турында дистәләрчә фильм төшергән Риоритта Рубцова вафат
Владимир Васильев

Кичә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Риоритта Рубцова 79 яшендә вафат булган. Бу турыда «Татарстан» телевидениесе хәбәр итте.

Хөсәен Ямашев премиясе лауреаты, кино өлкәсендә союз күләмендәге бүләкләр иясе Риоритта Рубцова гомеренең күпчелек өлешен Казан телевидение студиясенә багышлаган, аннары «Татарстан» ДТРКда эшләгән. Ул дистәләрчә документаль, нәфис, музыкаль фильм төшергән.

Риоритта Рубцованың «Кырлай» фильмы 1975 елда Тблисида узган кинофестивальдә иң яхшы фильм дип табылган.

Соңгы елларда Риорита Александровна танылган пианиночы Рэм Урасин белән иҗат итә. Алар Татарстанның милли һәм классик музыкаль мирасын дөньяга таныту өчен эшли.

Мәрхүмәне бүген Арча зиратына җирләделәр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100