news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан трассасында тулгагы башланган йөкле хатын баласын машинада тапкан

Казан-Малмыж юлында эшләүче ЮХИДИ инспекторлары авырлы хатынга ярдәм иткән.

news_top
Татарстан трассасында тулгагы башланган йөкле хатын баласын машинада тапкан
16.мвд.рф

Татарстан трассасында эштә булган ЮХИДИ инспекторлары йөкле хатынга бала табарга булышкан. Сау-сәламәт кыз бала машина салонында туа. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре Казан-Малмыж юлының 19 километрында тора. Шул чакта полиция лейтенанты Айдар Нигъмәтҗанов һәм полициянең өлкән лейтенанты Роман Әсхәдуллин янына бер машина килеп туктый. Автомобильдән бик борчылган ир-ат чыга. Ул инспекторлардан ярдәм сорый. Машинада йөкле хатын-кыз булуын әйтә. бу хатын машина йөртүченең сеңлесе була. Аның тулгагы башланган.

Полиция хезмәткәрләре йөкле хатынны якындагы хастаханәгә озата китәләр. Ләкин хатын юлда бала таба башлый. Автоинспекторларга машина салонында бала таптырырга туры килә.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең дөрес гамәлләре нәтиҗәсендә сау-сәламәт кыз бала дөньяга килә. Аннары нарасый белән аның анасын ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар.

Бәхетле туганнар ЮХИДИ хезмәткәрләренә катлаулы очракта ярдәм иткән өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар