news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан трассасында җиңел машиналар бәрелешкән – ике кеше һәлак

news_top
Татарстан трассасында җиңел машиналар бәрелешкән – ике кеше һәлак

Татарстанның Алексеевск районында Алексеевск – Биләр трассасының 14 нче чакрымында «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе алдагы машинаны узарга теләгән һәм каршы яктан килүче «Mazda» автомобиле белән бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 2 машина йөртүче дә алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. «Mazda» автомобиленең 10 яшьлек пассажиры зыян күргән.

Хәлне ачыклау өчен, вакыйга урынына Алексеевск районы прокуроры урынбасары Наталья Худякова килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар