Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарстан тавышы» дип аталган журналист Миләүшә Насыйбуллина иреккә чыккан

Күп еллар радиода эшләгән Миләүшә Насыйбуллина, кешеләрдән әҗәткә акча алып, кайтармауда гаепләнеп, ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

news_top_970_100
«Татарстан тавышы» дип аталган журналист Миләүшә Насыйбуллина иреккә чыккан

Танылган радио дикторы Миләүшә Насыйбуллина ярты ел алдан иреккә чыккан. «Татарстан тавышы» дип аталган журналист 2018 нче елда ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

Миләүшә Насыйбуллина РФ Җинаять кодесының 159 маддәсе — «мошенниклыкта» гаепләнеп хөкем ителде. Ул «Болгар» радиосында эшләгән чакта ук татар матбугатында аны гаепләгән мәкаләләр чыга башлады. Төрле кешеләр аны бурычка зур суммаларда акча алып, кайтармауда гаепләделәр. Җинаять эше 4 кешенең гаризасы буенча кузгатылган. Аларның Миләүшә Насыйбуллинадан таләп иткән гомуми суммасы — 900 мең сум иде.

Без иреккә чыкккан журналист белән элемтәгә кердек. «Төрмәдәге тормышым турында берни хәбәр итмим. Чөнки 2020 елның декабрендә бу турыда төрек телендә китабым чыгачак. Сезгә сөйләсәм, китабымның кызыгы калмаячак», — ди Миләүшә Насыйбуллина «Татар-информ»га. Китапның ни өчен төрек телендә булу соравы әлегә җавапсыз калды.

«Мин бөтен нәрсәгә әзер хәзер. 31 декабрь көнне минем өчен махсус төрмәне ачтырып кайтаралар икән, Мәскәү соравы буенча, димәк, мин кеше каралтканча ук начар кеше түгелмен. Ватсапта күп кешегә котлау җибәргәннән соң дүрт кенә кешенең юкка чыгуы да минем өчен „пүчтәк“, калганнар барысы да миңа теләктәшлек белдерделәр», — ди ул.

Миләүшә Насыйбуллина ВКонтакте социаль челтәрендә 2020 елның 2 гыйнвар төннендә фәлсәфи эчтәлекле шигырь урнаштырган. Шигырь рус телендә.

Нам в жизни паузы даются,

Чтоб было время оглянуться.

Подумать чтоб, куда спешили,

Куда пришли и что забыли.

Кто нас любил, кого любили.

Кто нас простил, кого простили.

С кем попрощаться, с кем остаться

И посмотреть со стороны:

Кто был, а кто хотел казаться…

И пусть потери не смущают:

Ведь прежде, чем сосуд наполнить

Его всегда опустошают…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100