Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан тарихыннан уникаль видеокадрлар: 1937, 1939, 1940 елларда 1 Май бәйрәме ничек үткән

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проект башлый. Без Татарстан архивларында саклана торган уникаль материалларны укучыларыбызга җиткерә башлыйбыз. Проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Беренче материалны бүген, Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә тәкъдим итәбез. Сез 1937, 1939, 1940 елларда 1 Май бәйрәменең ничек үткәрелгәнен белерсез. 

news_top_970_100
Татарстан тарихыннан уникаль видеокадрлар: 1937, 1939, 1940 елларда 1 Май бәйрәме ничек үткән
Татарстан архивында сакланган видеосюжетларны карарга керешкәнче, тарихка күз салыйк. 1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 нчы елда Варшавада һәм 1891 нче елда Санкт-Петербургта үткәрелә. Илбайлыгы, муллыгы, бәрәкәте өчен хезмәт иткән барлык кешеләр бәйрәме шул вакытта үсеш ала. Шуны әйтергә кирәк: өлкән буын өчен Яз һәм Хезмәт бәйрәме әле дә элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә инде яшьләр өчен әлеге бәйрәм – чын-чынлап яз килүен белдерүче, табигать белән бергә кешелекне уятучы чәчәк ату чоры булып тора. Хәзер 1 Май бәйрәме Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә, тарих төсмерен саклап, татулыкны, хезмәтне, тынычлыкны гәүдәләндерүче бәйрәм булып тора.

Шуны да истә тотарга кирәк, дөньяның 142 илендә 1 Май – Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне булып тора. 1886 елның 1 маенда АКШ һәм Канаданың күп шәһәрләрендә кешеләр, эш көнен сигез сәгатькә калдыруны сорап, митингларга һәм демонстрацияләргә чыга. Чикагода демонстрацияне куган вакытта 4 кеше һәлак була. Шуннан соң полициягә каршы протестлар башлана. Протестларның берсендә бомба шартлаталар, атышуда сигез полицейский үлә, дүрт кеше төрле җәрәхәтләр ала. Шартлауда дүрт кешене гаеплиләр һәм аларны үлем җәзасына хөкем итәләр. Берничә ел үткәннән соң хөкем иткән кешеләрнең гаепсез булуы ачыклана. Шул сәбәпле 1889 елда II Интернационалның Париж конгрессында хөкем ителгән кешеләрнең истәлегенә 1 Май көнен Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне дип игълан итәләр.

1937 ел, 1 Май бәйрәме. Казан, Ирек мәйданы



Видеосюжеттагы беренче кадрлардан ук күрәбез - 1937 елда 1 Май бәйрәме хәрби парадны хәтерләтә. Хәрби форма кигән, кулларына корал тоткан, аркаларына кирәк-яраклар тутырылган букча элгән егетләр һәм ирләр ил сакчыларын, армия сафларында хезмәт итүче солдатларны хәтерләтә. Тантаналы тамашага җыелган төрле яшьтәге кешеләр хәрби парад үтүен күзәтә. Кайбер кешеләрнең кулларында ак чәчәкләр бәйләмен күрергә мөмкин. Алар мөгаен бөтен гомерләрен эшкә багышлаган хезмәт ияләренә бүләк ителгәндер. 1937 елның 1 Май бәйрәмендә атлар парады да узган – Совет Армиясе сафындагылар матур бизәлгән атларга утырып үткән. 

Кадрлар үзгәрә һәм экраннарда “Сталин Конституциясе яшәсен!” (“Да здравствует Сталинская Конституция!”) дип зур хәрефләр белән язылып куелган “Давыл кошы” дигән корылмага баскан, кулына күккә юнәлтелгән сөңге тоткан, кыска ак шорты кигән яшь кыз күренә. Бөтен киемнең диярлек ак төстә булуы, кызның түшендә һәм корылмада зур давыл кошы рәсеменең балкып торуы революция мизгелләрен хәтерләтә. Юкка гына әлеге кошны революция хәбәрчесе дип йөртмиләрдер.



Актан киенгән егетләр чәчәкләр белән үрелеп ясалган корылмага утырган кызны, урак һәм чүкеч эмблемасын, 1924-1953 елларда Совет дәүләте җитәкчесе булган Иосиф Сталин фотопортретын күтәреп узалар. Тантаналы тамашаны карарга килгәннәр мәйдан уртасыннан үткән парадны дулкынланып, хисләнеп, дәртләнеп карыйлар. Мәйданнан шулай ук озын ак итәкләр кигән хатын-кызлар парады да уза.

Әлеге кадрлардан соң экраннарда “Татарстан Республикасы җитәкчеләре Казанда хезмәт итүчеләрне сәламли” дигән язу чыга. Сталинның зур портретын күтәреп узулары сәламләү чарасының бер мизгеле булса кирәк. Республиканың әһәмиятле, көндәлек тормышта беренче урында торганнарны бәйрәмдә “санап, билгеләп узу” чарасы тарихка кереп калган дияргә кирәк. 

Видеосюжеттан күренгәнчә, парадта башка җитәкчеләрнең дә, мәсәлән, Владимир Ленинның да зур портретын күрсәтеп узалар. Зур Конституция белән “7-8 млрд ашлык поты” дигән язу да мәйданда үз урынын ала. Мәйданнан хәтта машинага утыртылган очкыч та уза. Тамаша күрсәтүчеләр белән беррәттән гади халык та мәйданга чыга, алар кулларын өскә күтәрә-күтәрә бии, әйләнә, аларның йөзләреннән шатлык хисе балкып тора.

1939 ел, 1 Май бәйрәме. Казан, Ирек мәйданы



Әлеге видеосюжетның операторлары: Мансур Барбутлы һәм Константин Мотков.

1939 елда кызларның итәкләре 1937 елның 1 Май бәйрәме парадында кебек үк ак һәм озын булып кала, ә кигән кыска шортыларның төсе үзгәрә. Парадта кара төстәге киемнәр ешрак күзәтелә, мәйданнан түшләренә давыл кошы рәсеме ясалган кызлар парады уза. Корылмага утырган бер кыздан ясалган композиция күп кыздан торган парадка әйләнә.

Шуны да әйтергә кирәк, 1937 ел видеосюжеты белән 1939 елныкын чагыштырсак, соңгысында кара төс киемдә генә түгел, бөтен видеосюжетта өстенлек итә. Шуны да әйтергә кирәк: бу видеосюжетта нәкъ менә камерага карап елмаючылар, эре планда төшерелгән йөзләр саны күбәйгән. Димәк, бу вакытка видеооператорлар яңа сюжетлар төшерү системасын үзләштергән.



Гади халык парады һәм 1937 елдагы кебек Сталин портреты үткәч, мәйданга яшь кызлар чыга. Шунысы кызыклы, 1939 елда яшь кызларның бер-берсенә басып ясалган композицияләренә игътибар күбрәк бирелгән. Монда алар кулларына хәтта ак фата да тотып уза. Видеосюжеттан күренгәнчә, яшь кызлар мәйданга гел дә кыска шортыдан чыга. 

1940 ел, 1 Май бәйрәме. Казан, Ирек мәйданы



Әлеге видеосюжетның кинооператоры – Гәрәй Әмиров.

Видеосюжетта иң беренче булып Сталинның зур портреты күрсәтелә. Бу видеосюжетларны балага күрсәтеп, “Әйт әле, акыллым, нәрсәне исеңдә калдырдың?” дип сорасаң, ул берсүзсез "мыеклы зур абыйны" дип җавап кайтарыр иде. Ул да булса – Сталин.

Сүз дә юк, видеосюжетлар бер-берсе белән охшаш, ләкин ул чорда алай да ел саен нәрсәнедер үзгәртеп, төрлеләндерергә тырышканнар. Киемнәр, парадта катнашучыларның саны, композицияләр һәм корылмалар үзгәрә, яңа төсмер ала. 

Хәрби форма кигән, кулларына корал тоткан, аркаларына кирәк-яраклар тутырылган букча элгән Совет Армиясе сафындагылар парадын шактый гына күрсәткәч, экраннарда мондый язу чыга: “1 Май көнне орденлы Татария башкаласының 150 меңнән артык хезмәт итүчесе партия һәм бөек Сталин янында булган бердәмлекне күрсәтте”.

Алга таба видеосюжетта кешеләр төрле шигарьләр язылган плакатлар тотып уза. Янәдән җитәкчеләрнең һәм башлыкларның зур портретлары күрсәтелә. Мәйданнан РСФСР әләмен күтәргән хәрби формадагы ир-атлар парады уза. “СССР халыклары дуслыгы” дип язылган плакатлар белән беррәттән ак чәчәкләр арасыннан Сталин портреты күрсәтелә. Ахырдан “СССР – бөек тимер юл державасы” дигән плакатны күрсәтеп узалар. Видеосюжетта СССРны гәүдәләндерүче корылмаларны күрергә була. Әмма шуны әйтергә кирәк: 1940 ел парадында, 1937 һәм 1939 елдагы парадларда кебек, кыска шорты кигән кызлар юк. Һәм Давыл кошы да юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100