Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан тарихы: Татар алфавитын кириллицага күчерү турында карар кабул ителгәнгә 80 ел

Моннан 80 ел элек, ягъни 1939 елның маеннан, татар халкының язуы үзгәрә. Татарстан АССР Югары Советы Президиумының “Латин графикасына нигезләнгән татар алфавитының рус графикасына – кириллицага нигезләнгән татар алфавитына күчүе турында” дигән указы нигезендә татарлар кирилл хәрефләре белән яза башлый. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган уртак проекты кысаларында сезне шушы указ белән таныштырабыз. 

news_top_970_100
Татарстан тарихы: Татар алфавитын кириллицага күчерү турында карар кабул ителгәнгә 80 ел
1939 елны, Мәскәү күрсәтмәсе буенча, рус графикасына нигезләнгән алфавит кабул ителә һәм татарлар кириллица язуына күчә. Барлык мәктәп, техникум һәм югары уку йортларында яңа алфавит белән укыту 1939-1940 уку елыннан башлана. Яңа орфография кагыйдәләрен эшләп, рус графикасы нигезендәге татарча орфографик сүзлек төзүгә нибары берничә генә көн вакыт бирелә. Рус алфавитында татар алфавитының авазларын күрсәтер өчен хәрефләр җитми, нәтиҗәдә кайбер авазлар кириллицага нигезләнгән алфавитта хәрефсез кала.

  • Россиядә яшәүче татар халкы язуының өч этабы: 1927 елга кадәр татарлар гарәп имлясында яза, 1927-1939 елларда латин графикасын куллана, ә 1939 елдан кирилл хәрефләре белән яза. Кытайдагы татарлар бүгенге көндә дә гарәп имлясын куллана. Төркия, Финляндия, Польша, Румыния, Чехия, АКШ, Австралиядә һәм башка бик күп чит илләрдә яшәүче татарлар бүген латин графикасында яза. 
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесен Татарстан АССР Югары Советы Президиумының “Латин графикасына нигезләнгән татар алфавитының рус графикасына – кириллицага нигезләнгән татар алфавитына күчүе турында” указы белән Татарстан Дәүләт архивының күргәзмәләр һәм язма бастыру эшчәнлеге бүлегенең әйдәүче архивисты Айсылу Хәйбиева таныштырды.

 

39 хәрефтән торган алфавитның азагында – татар теленең 6 хәрефлек үзенчәлеге

1939 елда чыккан указда сүз татар алфавитының латин графикасыннан рус графикасына нигезләнгән кириллица язуына күчүе турында бара. Әлеге указда, билгеле, 39 хәрефтән торган алфавит та урын алган. Татар теленең үзенчәлеген күрсәтү өчен, телнең үзенчәлеге булган алты хәрефне аерып, алфавитның азагына куйганнар. Бу татар кешеләренә рус телен өйрәнүе җайлырак, уңайлырак бирелсен өчен, хәрефләрне бутамау һәм үзең буталмау өчен шулай эшләнгән. 

Яңа алфавит кертелгәндә тел белгечләре азактагы алты хәреф урынына сигез хәреф кертү идеясен тәкъдим иткән булган. Татарның “г” һәм “к” хәрефләре “гъ” һәм “къ” буларак та яңгырый. Белгечләр шушы хәрефләрне дә азакка өстәргә тәкъдим иткән булган. Алар бу хәрефләрнең үзенчәлекләрен югалтырга теләмәгән. Әмма ахыр чиктә татар алфавитына “ә”, “ө”, “ү”, “җ”, “ң”, “һ” хәрефләре генә өстәлгән. Татар кешесе сөйләм телендә “гъ” белән “къ” авазларын барыбер кулланган. 

Әлеге алты хәреф һәм “гъ” һәм “къ” авазлары берьюлы татар теленә генә хас.



“Татар һәм рус культураларын якынайту өчен”

Алфавит татар һәм рус культураларын якынайту максатыннан чыккан. Алфавит, указда язылган мәгълүматларга күз салсак, 1939-1940 елларда татарның төп алфавиты буларак кулланышка керергә тиеш булган. Указда шулай ук мәктәпләр, югары уку йортлары яңа алфавит белән ничек эшләргә тиешлеге турында язмалар да урын алган. Мәктәпләргә бу алфавит 1939 елда кергән, ә инде 1940 елда барлык кеше дә кириллицада язарга тиеш булган. Югары сыйныфлар, мәсәлән, унынчы класслар әлеге алфавит нигезендә 1940-1941 елларда да эшли башлый алганнар, аларга 1941 нче елга кадәр күчеп бетәргә рөхсәт ителгән. Бу унынчы класска кадәр латин графикасында язып һәм укып өйрәнгән, нәкъ менә латин алфавитына ияләшкән балаларга яңа алфавитка күчүе җайлырак булсын өчен шулай эшләнгән.

“Хезмәт ияләренең теләкләре үтәлде”

Шуны әйтергә кирәк, яңа алфавитны алга этәрүче кешеләр булып эшчеләр торган. Заводта җитештерү эшләрен күтәрү һәм яхшырту, эшче крестьяннарның дәрәҗәләрен инженер-технологка кадәр күтәрү өчен кириллицада язарга булганнар. Барлык аңлатма һәм күрсәтмәләр, производствога хас булган документлар рус телендә язылган булган, шуңа күрә гади крестьяннарның дәрәҗәләрен күтәрү өчен, иң беренче булып әлеге алфавит идеясе яклы булып эшче кешеләр чыккан. Яңа алфавитка күчү идеясе белән чыгучы билгеле бер кеше булмаган. Указдагы докладларда да “Хезмәт ияләренең теләкләре үтәлде” дип язылган. Билгеле бер әйдәүче булмаган, әлеге идеяне халык күтәреп чыккан.



Указда “Ниһаять, татар халкы бөек рус культурасына якыная” дип язылган

Яңа алфавит чыккач, латин графикасында булган дәреслекләрне үзгәртергә кирәк булган. Указда яңадан бастырып чыгарырга кирәкле китаплар, дәреслекләр исемлеген туплаган, нәшриятларга җибәрелүче боерык та урын алган. Китапларны яңадан бастырып чыгаруга күпме акча биреләчәге дә язылган булган. Мәсәлән, әлифба китабының яңа басмаларына 135 мең сум акча бүлеп бирелгән булган.

Указдагы докладларда кешеләрнең яңа алфавитка күчүгә шатланулары турында язылган, “Ниһаять, татар халкы бөек рус культурасына якыная” кебек сүзләр урын алган. 

Кириллицага нигезләнгән татар алфавитын өйрәнгән кеше рус алфавитын да өйрәнгән дип саналган.



Латиницага тискәре мөнәсәбәт

Яңа алфавит керүгә бөтен кеше дә шат булган дип әйтү дөрес булмас. Кириллицага күчү турында һәркемнең үз фикере булган, кайбер фикерләр архивта сакланучы указга беркетелгән. Мәсәлән, бер укытучының кулдан язып калдырган фикере:

 

“Рус графикасы нигезендәге яңа алфавит белән эшләгәндә очраган уңайсыз яклар: 1. “Е_йо”лар балага аңлатканда һәм эш дәверендә бик бутала. Бигрәк тә сүз башында “йо” язылган сүзләрне бала бик авырлык белән үзләштерә. Чөнки без балага “й”не “кыска и” дип өйрәттек, ә сүз башында “ё” дип укытабыз. Әгәр дә сүз башында “е” килгән сүзләрнең һәркайсында да “е” язылса, бала өчен бик җиңел булачак (йомгак_еомгак). 2. Г, К хәрефләренең калын һәм нечкәләрен аңлатканда һич бер авырлыкка очралмады. Балалар бик тиз үзләштерә алдылар. Г, К хәрефләре өстендә эшләгәндә буталу һәм авырлыклар юклыгын әйтә алам.” 

Кайбер замандашлар яңа алфавитка күчүне “XX гасырда татарларның хәрефләр алыштырулары хәтта геноцид төсмерен алган зур фаҗигалар белән беррәттән куелырлык булган”, дип бәяләгән. 

1990 елларда татарлар кабат латин графикасын кайтарырга тырышып караган. 1999 елда яңа латин алфавиты Татарстан Республикасы Законы буларак кабул ителә. Әмма 2004 елда Россия Конституция суды аның гамәлдә булуын туктата. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100